+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
23 гыйнвар 2018, 12:13

“Тормыш кайный”

“Тормыш кайный”

Динес авылы мәктәбе спорт залында балалар белән эш туктап тормый. Көндез балалар физкультура дәресләрендә волейбол, футбол уйный, яки мәктәп тирәли чаңгыда йөгерә, кичен өстәмә занятиеләргә киләләр. Күптән түгел монда укучылар, студентлар, авыл яшьләре арасында баскетбол ярышлары үткәрделәр. Студентлар командасы җиңү яулады.

Авыл халкы турында басма

20 гыйнварда Веселовка авылы клубында В. М. Ерохин – Ярух Виттиның “Наша Веселовка - Кинчеккей” китабы презентациясе узды. Автор башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде, бәйрәм кунаклары барысын да якташларның тарихы белән кызыксынырга, киләчәк буын өчен мәгълүмат җыярга чакырды.
Читайте нас: