30 гыйнварда Федоровка авылында янгын булды. Сәбәбе – җылыту мичен файдаланганда янгын хәвефсезлеген бозу. Уттан ничек сакланырга һәм нинди профилактик эшләр башкарылырга тиешлеге турында 2 февральдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча БР комиссиясе утырышында фикер алыштылар.