Район хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, савым буенча “Нива” җәмгыяте алда бара. Бер сыерга тәүлек савым 17,8 литр тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштарганда, тулай савым “Линар” җәмгыятендә дә артты (+1159 кг). Уңай тенденцияләргә карамастан, хуҗалыкларда бу тармакта зур керемгә өмет итмиләр, чөнки быел сөткә хак күпкә түбәнәйде.