Дедово клубында язгы каникулларга кызыклы һәм мавыктыгыч уен программасы әзерләгәннәр. Балалар анда зур теләк белән катнаша. Алар төрле халык уеннары турында да күп нәрсә белде. Иртәгә алар өчен күңел ачу конкурсы узачак һәм чара күңелле дискотека белән тәмамланачак.