Алмабикә апа күрше Кәримә әбиләрнең капкасын ачып җибәрде дә ушы китеп: “Әй-й-й”, - дип сузып әйтеп куйды. Шуннан капканы шапылдатып ябып, ихата эчен күздән үткәрде. Яңа гына тупса эргәсеннән мунчаның ишек төбенә һәм бакча капкасына кадәр яссы таштан сукмак түшәлеп куелган иде. Болай да гел тәртип-тазалыкта тотылган ихата эче матурланып киткән. Итхатаны уртага бүлгән койманы күзнең явын алырлык зәңгәр чәчкәле үрмәле гөл келәм кебек каплап торса, тупса эргәсендә кып-кызыл чәчкә атып яран гөлләре балкып утыралар. “Ике көн керми торган идем, әллә нәрсәләр кыйратып ташлаганнар минем күршеләр. Тагы ике көн керми торсам, алтыннан сарай салып куярлар иде, биллаһи! Бигрәк пөхтә инде бу Әлемгол абый, бар әйбере тәртиптә: сәнәк-көрәк аунап ятмый, себерә торган җире себерелгән, казыла торган җире казылган, чәчелә торган җире чәчелгән. Ирдән уңды да инде Кәримә апай!” – дип өй хуҗаларын мактый-мактый өйгә керде.
Кәримә әби белән Әлемгол бабай иртәнге чәй эчеп утыралар иде. Өйгә тәмле булып коймак белән һинд чәенең исе таралган.
- Саулармысыз! Әллә сезне мактап кына йөргәнгә гел чәй табынына туры киләм инде, диде көлеп Алмабикә апай.
- Әйдә, Алмабикә сеңелем, утыр чәй эчәргә. Аллага шөкер, синең яманлаганыңны ишеткәнебез юк. Әйдә, кайнар итеп кенә чәй эчеп алыйк, коймакларым да суынмаган әле.
Кәримә әби җитмеш яшен узса да нык кына әби әле. Шулай иренми еш кына иртәнге чәйгә коймакларын пешереп тора. Кәримә әби чәй ясый башлады. Әлемгол бабай чынаягын каплады да, амин тотып:
- Ярый, сез эчегез, мин кичә башлаган эшемне тәмамлап куясым бар, - дип башына такыясын киеп чыгып китте.
- Күз генә тия күрмәсен инде бабаеңа Кәримә апай, бер генә дә тик тора белми. Минекенә бер эшне эшләтер өчен туксан тугыз мәртәбә әйтергә кирәк. Анда да үзеннән әрләнеп куям. Эй-й-й, коймагың бигрәк уңган инде, шул кадәр тәмле, авызда эреп кенә тора, - дип сөйләнә-сөйләнә коймаклап ясалган куе чәен эчә башлады. Кәримә апай башкорт гадәте буенча кыстап-кыстап сыйлады. Алмабикә апай:
- Булгач-булгач икәү булсын инде, - дип, дүртенче чынаягын ясатып эчеп бетергәч амин тоттылар.
Кәримә апай чәй өстәлен җыеп алды да:
- Әйдә, Алмабикә сеңелем, иртәнге салкында тупсага чыгып утырыйк. Көн бигрәк матур инде бүген, - дип кул эшен алды.
Ихата эче чынлап та бигрәк ямьләнеп киткән иде. Тупсадан киткән ике сукмак почмагына утыртылган ал чәчкәле яран гөле янып утыра. Кәримә әби җәй саен өйдәге яран гөлләрен ихатадагы җиргә утыртып чыга. Гөлләр саф һавага чыккач котырып чәчкә ата башлый. Көз җиткәч тагы өйгә кертә гөлләрен. Алмабикә апай авыр гәүдәсен “гөп” иттереп тупсага утыртты да:
- Кара инда, шул тиклем ямьле ихатагыз, - дип тагы сокланды. - Әлемгол абыйга әйтеп торасы да түгел шул, үзе белеп эшли. Ана, минекенә әйтә-әйтә телем талып бетә.
- Эх, Алмабикә сеңелем, әллә Әлемгол абыең яшьрәк чагында барысын да үзе белеп, я бер әйткәннән генә эшли иде, дип уйлыйсыңмы? Төрле чаклар булды инде. Үзе белеп эшләгән чаклары да, әйтеп-әйтеп эшләтә алмаган чакларым да.
Кәримә әби үзе сөйли, үзе тиз-тиз генә энәләрен шылдырып оекбашын бәйли. Аңа карап Алмабикә апайның эче пошты, юкка кул эшен алмаган, аның да яңа башлап куйган шәл чите ята. Кул кушырып утырырга өйрәнмәгән кешегә кыен булып китте.
- Мин Әлемгол абыеңа бер әкият сөйләдем, дип сүзен дәвам итте Кәримә әби. – Хәзер аңа күп еллар үтте инде.
- Ничек әкият сөйләдең, ул сиңа бала-чагамыни?- дип көлде Алмабикә апай.
- Бала-чага түгел, шулай да ул әкиятнең файдасы тиде миңа. Ул әкиятне миңа бәләкәй чагымда әтием сөйләгән иде.
Менә шушы ихатаны уртага бүлдереп койма коярга куштым. Тавыклар теңкәне корытты бит, сарай ягыннан чыгып гөлләремне чукыйлар. Шул койма булса бу гөлләрем янына тавыктар чыга алмас иде, дим.
Койма кой дип бер әйттем Әлемгол абыеңа, ике әйттем. Юк бит, бу колагына да элми. Бер атна үтте, ун көн үтте, эшләргә уйламый. Шуннан әтиемнең сөйләгән әкияте исемә төште. Бер көнне, “Әйдә әле, мин сиңа бер әкият сөйлим”, дим. Ул да синең кебек: “Кит, мин сиңа бала-чагамыни, сакалым билемә җитеп килгәндә, таптың алйотны”, - ди. “Тукта, - мин әйтәм, тыңла, шуннан уйларсың. Бу әкият бала-чага өчен генәме, әллә синең кебек ирләр өчен дәме?” – дим.
Борын-борын заманда бер бабай яшәгән. Аның бердәнбер малае булган. Малай үсеп егет булгач, бабай улын өйләндермәкче булган. Ничек итеп улына акыллы кыз табарга, дип уйга калган. Шуннан улын иярткән дә урам буйлап чыгып киткән. Шулай китеп баралар ди, болар. Бабай инде буй җиткән кыз яшәгән йортның каршысына туктаган да улын кыйный башлаган, ди. Хәлне күреп, кыз йөгереп чыккан да: “Бабай, нишләп егет булып беткән улыңны кыйныйсың?”, - дигән. Бабай: “Гел кушканны эшли, шуңа кыйныйм”, - дигән. Кыз: “Бу бабай алйотланган ахыры, шундый тыңлаучан улын кыйный”, - дип кереп киткән. Бабай, улын ияртеп, арытабан киткән. Тагы бер кызлы йорт каршысына барып улын кыйный башлаган. Йорттан сылу гына кыз чыгып: “Бабай, нигә егет булып беткән улыңны кыйныйсың?”, - дип сораган. Бабай: “Гел кушканны гына эшли, шуңа кыйныйм”, - дигән. Кыз: “Их, бабай, бабай, кушканны эшләп торгач кыйныйлармыни?” – дигән дә өенә кереп киткән. Бабай белән егет арытабан киткән. Бер йортның каршысына килеп туктагач, сулы чиләкләрен көянтәсенә аскан кызны очратканнар. Бабай теге кыз каршысында улын кыйный башлаган. Кыз: “Бабай, нигә улыңны кыйныйсың?” – дигән. Бабай: “Гел кушканны гына эшли, шуңа кыйныйм”, - дигән. Кыз: “Бабай, ныграк кыйна, егет яшенә җиткән егет кушканны түгел, барысын да үзе белеп эшләргә тиеш”, - дигән дә җиңел басып өенә кереп киткән. Бабай шатланып: “Бу акыллы кызны сиңа кәләш итеп алып бирәм”, - дигән. Һәм иртәгәсенә үк яучы җибәреп, кызны егеткә ярәштергәннәр. Әлемгол абыең тыңлап беткәч көлеп кенә куйды да, бер сүз дә әйтми торып китте. Шуннан бирле эшне кушканны көтми эшли башлады. Шулай да берәр эшне эшләми онытса, мин: “Бабай, әйдә әкият сөйлим”, - дисәм, “Ярар, ярар, мин үзем дә шул эшне эшләргә тора идем әле”, дип, җәһәт эшләргә тотына.
Алмабикә апай тыңлап беткәч рәхәтләнеп көлде дә:
- Бик фәһемле әкият бит, ә? Әллә-ә-ә, бу әкият минем бабайның башына барып җитәрме икән? Белмим, белмим. Ярар, Кәримә апай, чәеңә дә, әкиятеңә дә рәхмәт. Кайтып бабаема сөйләп карыйм әле, - дип эрзинкә-галушларын лаштыр-лоштыр сөйрәп, капканы ипләп кенә ябып, үз өйләре ягына ыңгайлады.