Батыр авыл мәдәният йортында Гаилә елына багышланган чара үтте. “Гаилә - иҗат һәм илһам дөньясы” смотр-конкурсында өч гаилә катнашты. Венер һәм Айгөл Халитовлар, Урал һәм Дамир Хәмитовлар, Фәһим һәм Халидә Халитовлар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар. Аларга Михайловка авыл советы авыл биләмәсе Рәхмәт хатлары һәм спонсор-эшкуарлардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.