Өчбүләк авылы балалары бүген әти-әниләре һәм клуб мөдире белән берлектә бәҗелү буасына экскурсиягә барачак. Балалар табигать кочагында Кәккүк чәе үткәрәчәк. Г. Сираҗетдинова барысына да ялан үсемлекләре турында сөйләячәк, аннары балык ухасы пешерәчәкләр, самовардан үлән чәе эчәчәкләр, теләк теләячәкләр.