+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
17 июль 2018, 13:07

Федоровка авылы паркында

Федоровка авылы паркында

онытылмас гаилә бәйрәме узды. Саратов шәһәре вәкилләре аттракционнар алып килгән иде, балаларның тик бер генә көн “Ветерок” каруселендә әйләнү, веломобильдә мавыктыргыч узышта ярышу, “Черная жемчужина” батутында капитан булу, шулай ук “Monsters Darts” аттракционында приз оту мөмкинлеге булды. Балалар күңелле ял итте. Тәм-том яратучылар да игътибардан читтә калмады – “Балалар ярминкәсе”ндә аларны татлы мамык, кетердәвек попкорн, уенчыклар көтте.

“Ашкадар” лагерена

балалар китапханәсе хезмәткәрләренең “Тылсымлы шкатулка” конкурс-уен программасы белән баруы планлаштырыла. Балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы ребуслар һәм табышмаклар, әкиятләр буенча мавыктыргыч викториналар әзерләнгән. Уен программасы ахырында катнашучылар барысы да татлы призлар алачак.
Читайте нас: