+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
18 июль 2018, 13:36

Хуҗалыклар печән хәзерли

Район хуҗалыкларында печән хәзерләү дәвам итә.

Район хуҗалыкларында печән хәзерләү дәвам итә. “Ясаклы” КФХда күпьеллык үләннәр 800 га били. Бүгенге көнгә чабылган участокның мәйданы 200 гектардан арта. Үлән сусыл булса да, куе түгел. Тик моңа кайгырырга кирәкми – печән җитәрлек булачак.


“Уяв-2018” бәйрәмендә булдылар

14 июльдә Авыргазы районының Юламан авылында икенче республика “Уяв” чуваш мәдәнияте бәйрәме үтте. Аңарда республиканың төрле районнарыннан утыздан артык коллектив һәм Чуваш Республикасыннан ике ансамбль катнашты. Аерым бәләкәй сәхнәдә “Уйна, чуваш гармуны!” беренче республика башкару осталыгы фестивале үткәрелде. Чарада безнең район үзешчән артистлары: Кирюшкино авыл мәдәният йортыннан гармунчылар Иван Федоров, Василий Русаков, Валерий Семенов һәм солистка Антонина Семенова, Новоселка авыл мәдәният йортыннан “Туставан” халык ансамбле (җитәкчесе Светлана Юдина) катнаштылар һәм дипломантлар булдылар.
Читайте нас: