+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
5 сентябрь 2018, 13:05

Икмәккә хак артачак

Быел көз, октябрь аенда, Русиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин.

Быел көз, октябрь аенда, Русиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин.
"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя артуын әйткәннәр. Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап, онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.
Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.
Читайте нас: