+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
5 сентябрь 2018, 12:51

Интернет-киңкүләм мәгълүмат чаралары үзенчәлекләре турында

Кичә Уфада “Бердәм Русия”нең ачык медиафорумы узды.

Кичә Уфада “Бердәм Русия”нең ачык медиафорумы узды, монда республикабыздан 300 журналист, шул исәптән гәзитебез мөхәррире Г. Әхмәрова белән башкорт бүлеге мөдире А. Тәтегәчева да катнашты. Өч дискуссия мәйданы эшләде: “Интернет киңлегендә алга этәрү юлы белән киңкүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен киңәйтү”, “Төбәк телеканалларын үстерү стратегиясе”, “Башкортстан – киңкүләм мәгълүмат чаралары, власть һәм җәмгыять диалогы территориясе”. Форумда катнашучылар каршында төбәк һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, билгеле журналистлар, блогерлар, Дәүләт җыелышы депутатлары чыгыш ясады. Форум турында тулырак мәгълүматны сез район гәзитенең киләсе санында укый алачаксыз.
Читайте нас: