+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
5 сентябрь 2018, 13:14

Туган телне ничә бала өйрәнә

Яңа уку елында Башкортстанда барлыгы 11 тел ана теле сыйфатында укытылачак. Гаризалар буенча укучыларның 15,6 проценты – башкорт телен; 9,45 проценты, ягъни 45 меңгә якын бала татар телен сайлаган.

Яңа уку елында Башкортстанда барлыгы 11 тел ана теле сыйфатында укытылачак. Гаризалар буенча укучыларның 15,6 проценты – башкорт телен; 9,45 проценты, ягъни 45 меңгә якын бала татар телен сайлаган.


Яңа уку елында Башкортстанда ана теле сыйфатында рус, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, украин, немец, беларус һәм латыш телләре өйрәнеләчәк. Русиядә туган телләрне ихтыяри укыту турында закон кабул ителгәч, Башкортстан мәктәпләрендә ата-аналарның 63,05 проценты 2018-2019 уку елында балаларына ана теле сыйфатында рус телен укытуны сорап гариза тапшырган.


2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда яшәүчеләрнең 24,78 процентын татарлар тәшкил итә. Димәк, татар телен өйрәнүчеләр саны республикадагы татар халкы нисбәтеннән 2,6 тапкырга азрак булып чыга. Бу - татар ата-аналарының зур өлеше балаларына туган тел сыйфатында рус телен сайлавы белән бәйле.


Алдагы уку елында Башкортстанда татар телен туган тел сыйфатында 45 меңгә якын укучы өйрәнәчәк. Ә укучыларның гомуми саны 470 мең чамасы тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада өч татар гимназиясе эшләп килә. Аларның икесе – Уфада, берсе Бәләбәй шәһәрендә урнашкан. Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов белдерүенчә, әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.

Шуны да өстик, 2018-2019 уку елында республика башкаласы Уфада 9 милли якшәмбе мәктәбе өстәмә белем бирәчәк. Узган ел мондый мәктәпләрнең саны 13 иде. Быел шуларның дүртесенең статуслары үзгәртелеп, алар юридик мөстәкыйльлекләрен югалтты һәм башка өстәмә белем бирү оешмаларының филиаллары сыйфатында гына калды.

Алдагы уку елында Уфада мөстәкыйль статуслы ике татар якшәмбе мәктәбе эшләячәк. Узган елны аларның саны өчәү иде. Күптән түгел Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе, башкала хакимияте үткәргән конкурста җиңеп чыгып, “Мәгарифне үстерү өчен” билгесе белән бүләкләнде.


“Татар-информ”.
Читайте нас: