+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
11 сентябрь 2018, 11:22

“Русия дәресе”үтте

“Русия дәресе”үтте.

Укытучылар Русия, Башкортстан турында видеофильм, Башкортстан Республикасының 100 еллыгына карата презентация күрсәтте. Чарага РСФСРның мәгариф отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган физкультура укытучысы, спорт мастеры, гер спорты буенча Европа һәм дөнья чемпионы Ирек Исхаков чакырылган иде. Ул Чиләбе физкультура институтында укыган, флотта хезмәт иткән еллары, туган ягы тарихы, ничек итеп күңеленә хуш килгән эш табуы һәм бу юлда уңышка ирешүе турында сөйләде.

“Аеклык – тормыш нормасы”

14 сентябрьдә 8.30 сәгатьтә 1нче мәктәптә район китапханәсе хезмәткәрләре менә шундый девиз астында профилактик сәгать үткәрәчәк. Монда Аеклык көне, аның тарихы, сәламәт тормыш рәвеше турында сүз барачак. Шулай ук табиб-нарколог А. Н. Русаков та чыгыш ясаячак.
Читайте нас: