+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
11 сентябрь 2018, 14:01

Винни Пух һәм башкалар

10 сентябрьдә Федоровка балалар китапханәсендә язучының 100 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борис Заходер һәм аның геройлары» дигән дәрес үтте.

Китапханәче С. Запылкина белән балалар Борис Заходерның геройлары дөньясына сәяхәт кылды. Болар барысына да яхшы таныш Вовка белән Петя, Мәче, Винни-Пух һәм аның дуслары.
Шулай ук балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Алар Борис Заходер ярдәмендә «англичаннар» Винни Пух белән Мэри Поппинс, Питер Пэн һәм Алисаның русча сөйләшә башлавын белде. Чөнки язучы Борис Заходер бик оста тәрҗемәче дә булган. Арытабан балалар табышмакларга җаваплар эзләүдә актив катнашты. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.
Читайте нас: