+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
26 сентябрь 2018, 13:07

Үзәк урам матурлана

Юлларны еш кына территориянең үсеш күрсәткече, диләр.

Без район үзәгенең акрынлап яхшыруын, матураюын күрәбез. Шулай итеп, бу атнада Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре бригадасы Коммунистик урамында асфальт түши башлады. Шулай ук киләсе елда Ленин урамы да төзекләндереләчәк.

Зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бәйрәме

Өлкәннәр көнендә Батыр авылы мәдәният йортында олы яшьтәге кешеләр өчен концерт үткәреләчәк. Программада – Лариса Кантимерова, Рәйлә Нигъмәтуллина башкаруында җырлар, шулай ук “Яшьлек” бию ансамбле артистлары һәм урындагы мәктәп укучылары чыгышы. Чара ахырында әби-бабайлар өчен чәй табыны әзерләнәчәк.
Читайте нас: