+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
3 октябрь 2018, 16:09

Татарлар элемтәдә!

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты яңа проект башлый! tatar-congress.org сайтында «Татарлар элемтәдә» исеме астында дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең видеомөрәҗәгатьләре, сәламнәре урнаштырылачак. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.

Әгәр дә син татар халкының күренекле вәкиле, татар яшьләре оешмасы активисты, татар милли автономиясе әгъзасы яки милләтең белән горурланучы татар һәм синең әйтер сүзең бар икән – безнең мәйдан синең өчен! Биредә син үзеңне күрсәтә һәм Җир шарындагы милләттәшләргә мөрәҗәгать итә аласың!
Моның өчен, WhatsApp аша 89172645444 телефон номерына татар һәм урыс телләрендә 3 минуттан артмаган видеохәбәр юлла. Видеоязманы гади смартфон камерасына төшерү дә җитә. Шәһәрегез яки авылыгызның танылган урыннарында яздырсагыз тагын да яхшы.
Җир шарында яшәүче барлык татарлардан (иҗади) мөрәҗәгатьләр көтеп калабыз! Иң мөһиме — үзегез белән таныштырырга онытмагыз!
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас: