+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
3 октябрь 2018, 16:04

Ярышлар үтәчәк

6 октябрьдә Федоровка авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында ярышлар узачак.

Районда Республика көненә багышланган ярышлар узачак. Район учреждениеләре, оешма һәм предприятиеләре арасында армспорт буенча шәхси-команда ярышлары 2018 елның 6 октябрендә Федоровка авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында узачак. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

Шахмат турниры 2018 елның 7 октябрендә Федоровка авылында, “Гамбит” шахмат клубы бинасында узачак. Катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә. Жирәбә салу һәм беренче тур 10.00 сәгатьтә.

Хатын-кызлар спорт фестивале 2018 елның 12 октябрендә, Федоровка авылы физкультура-сәламәтләндерү комплексында узачак. Ул 10.30 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: