+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
17 октябрь 2018, 16:59

Яшьләр урамы бәйрәме

Яшьләр урамы бәйрәме үтте Яңа Явыш авылында.

Менә шундый күркәм вакыйга һәм Республика көне белән авыл халкын Бала Чытырман авыл биләмәсе башлыгы Гадел Нигъмәтуллин, район Советы депутаты Юнир Йомагулов һәм авыл старостасы Зәбир Рәфыйков котлады. Ләла Сөләймәнова белән Әлфия Юлкутлина үзләренең кул эшләре күргәзмәсен оештырды. Шулай ук чарага килүчеләрне Юлкутлиннар шәҗәрәсе белән таныштырдылар.

“Чәчәкләрем минем”

дип аталды быел җәй Батырда авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган конкурс. Анда теләге булган һәр авыл кешесе катнаша алды. “Тамашачылар сөю” номинациясендә җиңүчеләрне батырлылар авыл мәдәният йорты сайтында онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлады. Дамир һәм Гөлназ Халитовлар, Миңнур һәм Факил Халитовлар, Халидә һәм Фәим Халитовлар иң күп тавыш җыйды. Ә башка номинацияләрдә җиңүчеләрне оештыручылар комиссиясе фотографияләр буенча билгеләячәк. Призерлар 2018 елның 31 декабрендә “Яңа ел” бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
Читайте нас: