+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
29 октябрь 2018, 15:21

Кар куркытты

Кичә Федоровкада ут сүнде

Ни сәбәпле алай булды соң ул? Беренче кар ява башлау белән ут сүнде һәм ул соң гына кабынды. Эш шунда ки, “ГИП-Электро” коллективында эшләүче электриклар, гомумән, читтән килеп эшли. Алар ял көннәрендә безгә килеп җиткәнче байтак вакыт үтә. Кышкы бураннарда да шулай булса, нишләрбез?

Өйдә бикләнеп күпме утырыга була?

27 октябрьдә районара Гаилә үзәге хезмәткәрләре оештырган “Бәхетле гаиләләр дөньясы” чарасында берничә гаилә генә катнашты. Ә монда хатын-кызларны тиз һәм матур итеп прическа, маникюр ясарга өйрәттеләр, балалар белән педагоглар төрле материаллардан әйберләр ясады. Диванда ятып, эш юклыкка зарлангачы, менә шундый чараларда катнашу яхшырак булмас идеме икән?

Г. БАКИЕВА.
Читайте нас: