+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
30 октябрь 2018, 18:10

Райондагы хәл - вакыйгаларны беләсеңме?

Башкаладан ярдәм булачак.

Белем бирү фестивале

Башкортстанда 7-10 ноябрьдә ВДНХ-ЭКСПОда халыкара «Киләчәк магарифе» салоны узачаҡ. Ул фестиваль формасында үтәчәк, монда күргәзмә, эшлекле форум, интерактив зона, осталык дәресләре һәм һөнәри юнәлеш консультацияләре оештырылачак. “Карьера» бүлеге аеруча кызыклы булачак. Чарага абитуриентлар, студентлар, яшь белгечләр чакырыла.


Республика башлыгы вазыйфасын башкарыучы ягыннан ярдәм


Әңгәмә барышында район гәзитләрен саклап калу проблемасы күтәрелде. Район басмаларына еллык язылу 1800 сум тәшкил итә, бу олы яшьтәге кешеләр өчен бик кыйммәт. Шул ук вакытта район гәзите кайсыбер республика гәзитләренә караганда, ике тапкырга кыйммәтрәк. Гәзиттә райондагы хәл- вакыйгалар турында языла. "Район гәзитләренә без ярдәм итәчәкбез",- диде Радий Хәбиров.

Нәрсә белергә телибез?

1 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район китапханәсендә күргәзмә оештырылачак.

Без шулкадәр күп...

2 ноябрьдә район китапханә хезмәткәрләре «Русия халыклары мәдәнияте һәм традицияләре төрлелеге» дип аталган күргәзмә-экспозиция оештыра.


Кызыклы һәм күңелле булачак!

Китапханә хезмәткәрләре 31 октябрьдә иртәнге сәгать 10да Федоровка авылының беренче мәктәбендә балаларга «Беләсезме кайда ул, әкият дөньясы?» чарасы үткәрә.


Сез алар турында нәрсә беләсез?

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Минин һәм Пожарский – Русия сакчылары»дигән темага әңгәмә үткәрәчәк.


Уфага сәяхәт

1 ноябрьдә район балалар-үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе укучылары Уфага барачак.
Бик яхшы булган!

Безнең Федоровка авылының төп мәйданында матур эскәмияләр барлыкка килде, хәзер анда утырып рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин.


Прививка ясаттынмы?

Прививка эшләтү кампаниясе бара. Федоровка үзәк район дәваханәсенә Совигрипп вакциналары кайтарылуын көтәләр. Прививка ясатырга теләүчеләрне район дәваханәсендә көтәләр.


Нинди исемнәр популяр?

Башкортстан республикасы Федоровка районы ЗАГСы бүлеге мәгълүматлары буенча, октябрь аенда 9 бала дөньяга килгән, 3 никах теркәлгән, 4 пар аерылышкан, 14 кеше вафат булган. Ата-аналар балаларына күбрәк Тимур, Михаил, Даниэль, Әдил, Аделина, Владислав, Алсу, Данил и Азалия исемнәрен кушкан.
Читайте нас: