+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
31 октябрь 2018, 13:41

Татарстанның атказанган артисты районыбызда диктант яздырды

Шимбә көнне үзәк район китапханәсенең уку залында “Татарча диктант-2018” Бөтенрусия акциясе узды.

Анда 20гә якын кеше катнашты. Бу - район мәктәпләреннән укытучылар, район оешма һәм предприятиеләреннән вәкилләр. Диктант язарга мәктәп укучылары да килде. Диктант өчен Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Аны Татарстан Республикасының атказанган артисты, стажлы диктор, ТРның ТНВ-Планета телеканалының “Татарлар” программасын алып баручы якташыбыз Инсаф Абдуллин укыды.

Көз чигенми әле

Иртәгә - 1 ноябрь. Әмма кояш безне якты нурлары белән иркәләвен дәвам итә. Һаман булса маллар көтүлекләрдә йөри. Һава торышы авыл халкына соңгы культураларны җыеп алырга мөмкинлек бирә.

Күңелле каникуллар

Балалар киникуллар вакытында “Орбита” кинотеатрына теләп йөри. Алар сыйныфлары белән 3Д форматта кызыклы мультфильмнар карый.

“Атайсал – Туган илем”

Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасында бүген-иртәгә барлык төркемнәрдә дә Халык бердәмлеге көненә багышланган “Атайсал – Туган илем” бәйрәм чарасы узачак. Аны музыкаль җиткәче Н. В. Антошкина үткәрә.
Читайте нас: