+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
2 ноябрь 2018, 11:12

Уңышка ирешергә нәрсә комачаулый?

Көнчелек һәм үз – үзеңне алдау – уңышсызлыкка илтүче туры юл.

Әйдәгез, бүген Сезнең белән үсеш юлында уңышсызлыкка китергән кайбер сәбәпләрне ачыклыйк.
Төрле битлек, хис, уйларга яшеренгән көнчелек күңел тынычлыгын урлый, тормыш сукмагында юк –бар мәшәкать тудыра.
Көнчелек – аралашуны боза, ихласлылык, эчкерсезлек юкка чыга, дустың өчен шатлану, позитивлыкны бетерә.
Көнчелек – кеше күңелен акрынлап тоткын итә,.. Ни өчен ул, ә мин түгел… ни өчен алар булдыра, мин эшли алмыйм,..
Әнә шундый хисләр күңелне бөлгенлеккә төшереп, сезне ялгызлыкка илтә. Бер уйлап караганда, мәзәгрәк тә яңгырый: беркем дә синең өчен берни эшләми.
Бу бөлгенлектән чыгу юлы бар! Үзегезгә читтән күз салып, “сездән файдаланучы”ларның барысы белән берничә көнгә араны “өзеп” карагыз әле. Һәм чынбарлыкны күрерсез. Әгәр сез ул дусларыгыздан башка да тыныч кына яшәп, дөнья кууны дәвам итәсез, чын күңелдән шатланып, елмаеп, көлеп яшисез икән, димәк алар белән араны өзәргә дә кирәк. Әгәр дә ул дусларыгыздан башка көндәлек мәшәкатьләрне чишә алмыйсыз, алардан башка эшегез туктый икән, димәк, сезгә дустыгының бәясен белергә, аңа карата рәхмәтле булырга кирәк. Сезгә һәрдаим таяныч булып, ярдәм кулы сузып торган аркадашыгызга үзегез дә мәрхәмәтле булырга тырышыгыз.
Еш кына җиңел ирешкән уңышның кадерен белмибез. Югалтулар аша гына ирешелгәннәрнең бәясен аңлыйбыз. Шулай, сабак ала – ала, дусларыбызның һәр киңәшенә колак салырга, һәрбер ярдәмнең кыйммәтен аңларга өйрәнәбез икән, эшебез үзенән үзе гөрләп барачак.
• I хата: — җиңел генә килгән уңышны күрә, бәяли һәм рәхмәтле була белмәүдән. Көндәлек вак – төяк шатлыкны санга сукмау, сезнең потенциалны дөрес бәяләп, акыллы киңәш бирүченең сүзләренә колак салмау.
• II хата: — сезнең белән элемтәдә булмаучылардан фикер көтеп, вакыт исраф итүегез. Үзегез өчен үрнәк санаган кеше дәрәҗәсенә ирешим, дисәгез, аның киңәшен, ярдәмен көтеп ятмаска кирәк.
• III хата: — үзегезне күкнең җиденче катына күтәрүегез. Әгәр мактаулардан башыгыз әйләнсә, сез инде үзегездә бернинди кимчелекне күрми башлыйсыз. Үз фикерегезгә таянып, бәягезне күтәрү иң зур хаталарның берсе!
• IV хата: — зур уңышлар казанып, югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрдән көнләшү.
• V хата: — чынбарлыкны кабул итмәвегез: дөнья, сезнең “күзләрегезне ачу”өчен, төрле ысуллар кулланыр, ә сез үз фикерегездән тайпылмыйсыз.
• VI хата:– үзегезне кимсеткән, рәнҗеткән, түбәнсеткән мизгелләрне кабат – кабат искә алып, вакытыгызны, көчегезне исраф итү – уңышка юлны бикли. Яки, булмастай, тормышка ашмастай план уйлап чыгарып, шуны тормышка ашыру юлларын эзләү дә хата.
• VII хата: – үткәндәге уңышларны санап, яңа үрләргә ирешү юлларын эзләмәү, бер урында таптану, киләчәккә планнар кормау. Белем алырга, укырга теләмәү. Үзегезне укучы, өйрәнчекләр рәтендә күрәсегез килмәү: Ә бит, заман белән бергә атлау өчен, адымнар ныклы булырга тиеш, һәрвакыт хәрәкәт итәргә кирәк.
• VIII хата: – башкаларның, балаларның уңышына сөенә белмәвегез.
Теләсә кайсы хатагыны танып, ул хаталарны төзәтеп, алга атлый башларга кирәк.
Кимсетелү, үпкә, рәнҗешләр сезгә уңышка ирешүгә бары тик стимул булырга тиеш. Алардан сабак алырга онытмагыз. Бу мизгелләрдә кешенең, җәмгыятьнең, оешманың нинди булуын ачыклау мөмкин. Чынбарлык белән күзгә күз очрашу, дип бәяләргә онытмагыз. Тормышның сынауларында сезне күрә, бәяли , сезгә ышана белгән кешеләрне танырсыз. Сезнең кешелек сыйфатларыгызны бәяләүчеләр генә яныгызда калыр. Дуслар исемлегеннән башкаларның “эреп югалуы”на артык борчылмагыз.
Көнчелек, эллюзияләрдән азат булып, алга атлагыз. Киләчәктә, сез ирешәсе үрләрдә, сезне аңлый, сезгә теләктәшлек белдерүчеләр генә янәшәгездә булачак. Язмыш янәшәгездә бары тик кирәкле кешеләрне калдырыр.
Сезгә ышанып, сезне якын, үз итеп ярдәм кулы сузучыга таяныгыз. Сезне хөрмәт иткән кеше генә, уңышка юлны бикләгән кимчелекләрегезне күрсәтер, аны төзәтү юлын эзләшер. Ә менә сезне кимсетеп, югары максатларга ирешергә мәҗбүр итүчеләр дә тормыш мәктәбендә сабак бирүчеләр, укытучылар. Әмма аларның кимсетүләре белән көрәшмәгез, көчегезне исраф итмәгез! Аларга нидер исбат итеп, янәшәгездәге алтын йөрәкле, ярдәмчелләрне күрми калуыгыз ихтимал.
Сезгә тибүчегә рәхмәт әйтеп, юлыгызны дәвам итегез.
Рәхмәт әйтә белмәү бәласе:
Ни өчендер, без, ярдәм итүчегә бәя бирә, ирешкән уңышларга канәгать була белмибез,..
Нигә дип үзебезне кимсеткән, безне таптарга тыршкан кешегә тартылабыз соң?
Ни өчен без аларга нидер исбатларга тырышабыз?
Ә нигә соң: нәкъ менә шулар безне бәяләргә тиеш?
Боларның сере гади: безнең өчен алар эталон.
Ә менә сезгә ярдәм итүчеләр, сезгә ышаныч белдерчеләр: алар да, бәлки, сезне кимсетүчеләр ирешкән дәрәҗәләргә күптән иядер. Игътибар белән карасагыз, алар матди һәм рухи өстенлектә, алар бу хакта кычкырып йөрми, ә сезне кимсетүче, үзенең уңышларын да, бары тик сезне түбәнсетү өчен еш кына телгә алырга мөмкин. Кыскасы, кимсетүче кешегә: “психологик кимчелеге булган” – дип жәлләп карарга кирәк.
Үз – үзегез белән генә калып, үз – үзегезнең тормышыгызны анализларга өйрәнегез. Җәмгыятьтә, кешеләр арасында сез хаталарыгызны, борчулы уйларыгызны яшерергә тырышасыз. “Бар да яхшы”, — дип, әйләнә тирәдәгеләрне генә түгел, үзегезне дә ышандырып, уңышка ирешү юлында тагын бер каршылык тудырасыз.
“Кеше күрсен”гә эшләү, мактану өчен яшәү, алда – уңышка юлны бикли.
Хаталарыгызны танып, аларны төзәтү юлын эзләү – үз күңелегезгә үзегез ясаган иң беренче адым булачак.
"Үз өем"нән.
Читайте нас: