7 ноябрьдә Русиянең хәрби дан көне: 1917 елда Кызыл мәйданда хәрби парад үткәргән көнгә багышланган тарихи экскурс үткәреләчәк.
Шагыйрь, талант, аристократ
Үзәк район китапханәсендә 8 ноябрьдә “Певец России И. С. Тургенев” әдәби кунакханә узачак.
Каникуллар тәмамланды. Бала Чытырман мәктәбендә көндезге лагерьның соңгы көнендә Бөтенрусия сәнгать көненә багышланган күңел ачу программасы үтте. Балалар өчен дискотека оештырылды. Ә иҗат мастерскоенда балалар бармаклар белән рәсем ясады. Бәйрәм күңелле үтте.
“Сер итеп кенә бар дөньяга”
Бала Чытырман күпфункцияле авыл клубында көндезге лагерьга йөрүче балалар өчен “Сәнгать төне”нә багышланган конкурс-уен программасы үтте. Алып баручы Д. Муакаева балалар белән бергә “Музыкаль казино” конкурсында - балалар җырларын, викторинада әкият һәм мәсәлләрне искә төшерде. Балалар бик күңелле ял итте, бер-берсенең уңышларына шатланды.