+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
9 ноябрь 2018, 16:42

Хәвефсез дә, уңайлы да

Хәзер Федоровка 1нче мәктәбе укучылары машиналар йөргән юлдан түгел, ә яңа асфальт тротуардан йөри.

Аны шушы көннәрдә юлчылар түшәде. Укучыларга Мәктәп тыкрыгыннан йөрү хәвефсез дә, уңайлы да булачак.

Матур келәмнәр бәйлиләр

Ветеран-укытучы Флүзә Рәхимова Өчбүләк авылы клубында авылдашларына осталык дәресе үткәргән. Ул хатын-кызларны төрле пряжалардан энә белән келәм бәйләргә өйрәтте. Мондый занятие һәр пәнҗешәмбе үткәреләчәк. Арытабан паласлар һәм башка әйберләр бәйләргә ниятлиләр.

Район мәдәният йортында Полиция көне

Бүген, 9 ноябрьдә, район мәдәният йортында Полиция көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Концертта эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, мәдәният йорты иҗат коллективлары, районның үзешчән сәнгать артистлары катнашачак.

Янгын! Нәрсә эшләргә?

Бу атнада Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасының барлык төркемнәрендә “Янгын хәвефсезлеге” темасына занятиеләр, дидактик уеннар, әңгәмәләр үткәрелә. Тәрбиячеләр занятиеләр вакытында балаларга утның хәвефе, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйли.
Читайте нас: