+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
14 ноябрь 2018, 13:23

Район хәбәрләрен белми калмыйк

Көзге басу эшләре тәмамланып килә

Районда көзге басу эшләре тәмамлана. Федоровка авылы эргәсендәге басуларда “Үзәк” МТСы техникалары гөрли – кукуруз һәм көнбагыш уралар.

Бөтендөнья Фольклориада-2020гә әзерлек кысаларында иҗади ярышлар

Уфада фольклор сәнгатьнең “Фолк-Тайм” Республика конкурсында Новоселка авыл мәдәният йортының “Мерчен” чуваш халык ансамбле 3нче дәрәҗә Диплом һәм “Фолк-Тайм” статуэткасы белән бүләкләнде, ә коллектив җитәкчесе Вера Семеновага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бала Чытырман христианнары өчен гыйбадәтханә

Бала Чытырман авылында булачак гыйбадәтханә бинасына капиталь ремонт эшләнә. Түбәсен профнастилдан япканнар, гөмбәзгә заказ биргәннәр. Объект файдалануга тапшырылганнан соң, монда якшәмбе мәктәбе оештырырга һәм православие бәйрәмнәре үткәрергә планлаштыралар.

Баскычны ремонтлаганнар

“Жилсервис” җәмгыяте хезмәткәрләре Гончаровка авылының Мәктәп урамындагы 13нче йортның беренче подъезды баскычын ремонтлаган.

Экология министры постыннан китте

Башкортстанда экология министры итеп икенче кеше тәгаенләнде, якташыбыз Илдар Һадиев отставкага китте.

Менә ичмасам балан!

Баланны гадәттә ныклап өлгергәч – сентябрь-октябрьдә җыялар. Ә менә районның кайбер бакчачылары аны салкынрак чорда җыярга киңәш итә. Нәкъ менә хәзер җимершләрнең ачы тәме кими һәм аны туңгач җыюы да җайлы.

Кошларны кышын ашатсаң, язын үзеңә хезмәт итәрләр

Бүген Бала Чытырман авыл күпфункцияле клубында “Песнәк көне” изге эшләр акциясе узачак.

Мәүлид кичәсе

20 ноябрьдә Пәйгамәребез Мөхәммәднең туган көне. Иске Чытырман мәчетендә шул уңайдан Мәүлид кичәсе узачак. Чара ахырында чәй табыны әзерләнәчәк, урындагы мәдәният йорты үзешчән сәнгать артистлары концерт күрсәтәчәк.


Читайте нас: