+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
16 ноябрь 2018, 15:15

Кадерле кешеләргә - иң яхшы бүләкләр

25 ноябрь - Әниләр көне.

Барлык белем бирү учреждениеләрендә менә шушы матур бәйрәмгә әзерлек бара.

Актив абунәчеләр

Иске Чытырманнан Ракаева Гөлназа һәм Миңзилә Исәнгулова 6-7 төрле гәзит-журналга язылган. Ә сез?

Якыннары белән бергәләп

Быел Өчбүләк авылында гомер итүче Рафыйк һәм Мөсәвия Гаффаровлар зөбәрҗәт туйларын билгели. Мәэвә һәм Рәис Латыйповлар – алтын, Фәнис һәм Нурия Мәсәгутовлар рубин туйларын үткәрә.

Виноградны салкыннан саклагыз

Районыбызда күпләр виноград үстерә. Әйтик, безнең якларда яхшы уңыш алу өчен аны тиешенчә тәрбияләргә кирәк. Якын көннәрдә салкыннар көтелә, шуңа күрә аны капларга онытмагыз.

Алтын юбилей белән котлаячаклар

Әниләр көнендә Дедово авыл советы хакимияте башлыгы ЗАГС бүлеге начальнигы П. А. Никифорова белән берлектә Новая Деревня утарында яшәүче Рәфис һәм Дәрикә Мортазиннарны алтын туйлары белән котлаячак.

Якты булачак

Дедово авылында Стәрлетамактан электриклар бригадасы урам лампаларын экономиялерәккә алмаштырды һәм тагы өстәмә бер фонарь урнаштырды.
Читайте нас: