+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
21 ноябрь 2018, 14:15

Юлларда имин йөрегез

Автомобиль юлларында карлы-бозлы катлам барлыкка килгән чорда, юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре, юлларның үргә менгән һәм төшкән өлешләренә тоз-ком катнашмасы сипте

Кем иң аккыллысы?

Районда 7-11 сыйныф укучыларының Бөтенрусия олимпиадаларының муницпаль этабы бара. 12 декабрьгәчә 150гә якын сәләтле укучы 20 юнәлеш буенча белемнәрен тикшерәчәк.

Иҗади биеклектә

Күгәрчен районының Морак авылында узган “Уңышка юл” популяр яшьләр музыкасы һәм биюләре төбәк фестивалендә якташыбыз Василий Мингалев I урын яулады. Ул беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнеде, Екатерина Веселова 4 урын яулады һәм фестивальдә катнашучы дипломы алды.

Шагыйрьне искә алдылар

Иске Чытырман авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать артистлары коллективы Мәләвез районының Әбит авылында узган шагыйрь Гали Ильясов истәлегенә багышланган чарада чыгыш ясады. Кичәне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзе белән шагыйрьнең тол хатыны Шәрифә Абдулла кызы һәм Башкортстанның атказанган артисты Сәйдә Ильясова чыгыш ясады.

Салкында имгәнүчеләр саны арта

Тротуарларда бозлавык бик юк, әмма урыны-урыны белән тайгак. Имгәнүләрне кисәтү максатыннан, Федоровка үзәк район дәваханәсе барысын да бу мизгелдә игътибарлы булырга киңәш итә.

Гаилә - тормыш

Яңа Явыш авылында Гаилә елына багышланган чара узды. Монда Дәүләтбаевлар, Хәйбуллиннар һәм Шәмсетдиновлар гаиләләре катнашты. Төрле конкурсларда алар үзләренең иҗади сәләтен һәм концерт номерлары күрсәтте.

Әни – һәр гаиләдә мөһим сүз

Бу атнада районның барлык авылларында да диярлек Әниләр көненә багышланган чаралар узачак. Батыр авыл мәдәният йортында тагы да “Гаилә уеннары” темасына гаилә ялы планлаштырылган.
Читайте нас: