Көзнең соңгы ае тәмамлана һәм кыш тагы да ышанычлырак үз көченә керә. Безнең район территориясендә 1-15 сантиметр калынлыкта кар ятты. Якын көннәрдә кар тагы да күбрәк явар, дип өметләнәбез.
Үткән атнада БР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әюб-хәзрәт Бибасов Өчбүләк мәчетендә булып китте. Монда ул район имамнары һәм авыл халкы белән очрашты, вәгазьләр сөйләде һәм җомга намазын укыды. Аннары клубта Мөхәммәд Пәйгамбәрне олылап Мәүлит ашы үткәрделәр.
Коралачык мәктәбендә “Мин хокукым бар…” рәсем конкурсы узды. Анда 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Иң яхшы авторларга мактау грамоталыры һәм призлар тапшырылды.