+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
4 декабрь 2018, 12:17

Шәлнең күпергәне кыйммәтле

Мамык шәлләр белән безнең як халкын аптыратырмын димә, тик шулай да хатын-кызларыбызның менә шундый матурлык тудыра алуларына сокланмый мөмкин түгел.

Шәлләр хатын-кызга мөлаемлек тә өсти. Аларга салкын Себер якларында ихтыяҗ аеруча зур. Аны шәһәр халкы да сатып ала. Карлы, җилле көннәрдә аны элеп куйсаң, яки карда әвәләсәң, ул тагы да күпереп, матурланып китә.

Пандуслар кирәк һәм алар барысы өчен дә уңайлы

Гончаровканың Мәктәп урамында урнашкан йортка, район хакимияте карары белән, “Монтаж-сервис” җәмгыяте пандус урнаштырган. Хәзер бу йортта яшәүче инвалидлар бернинди каршылыксыз урамга чыга ала. Пандуслар яшь балалы аналарга коляска белән кереп-чыгып йөрергә дә, башка йөк керткән очракта да бик уңайлы.

Яңа ел якынайган саен кәеф күтәренке

Кайбер кибетләрдә ноябрь ахырыннан ук яңа ел кәефе сизелә башлады (район үзәге мәйданындагы чыршыны әйтеп торасы да юк). Дөресрәге, төрле бүләк җыелмалары барлыкка килде. Тиздән мәктәп һәм балалар бакчаларында иртәләр, хезмәт коллективларында банкетлар башланачак һәм кешеләр дә бүләк эзләп кибетләргә чыгачак. Бина фасадларын бизи башласалар, кәефләр тагы да күтәрелеп китәчәк.
Читайте нас: