+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
6 декабрь 2018, 13:32

Ходай сабырлыклар бирсен, балакай

Бәләбәй районында электр тогы суккан сабый ике кулсыз калды.

Ноябрь ахырында Бәләбәй районында булган фаҗигале хәл турында язган идек инде. Дус-ишләре белән уйнап йөргән 9 яшьлек малай ялгыш электр чыбыгына тотына һәм җиргә егыла...
Баланы якынча 10 000 Ватт көчергәнешле ток суккан. Уфада табиблар авыр тән җәрәхәтләре алган баланың ике кул чукларын да ампутацияләү турында карар кабул итә.
Табиблар белдерүенчә, кечкенә пациентның пластик операцияләр кичерәсе һәм бик озак реабилитация курсы үтәсе бар. Ходай сабырлыклар бирсен сиңа, балакай!.
Читайте нас: