+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
12 декабрь 2018, 12:42

Каз өмәсе - авыл тормышының бер бизәге

Ноябрь-декабрь айлары җитеп, җиргә ап-ак кар яугач, Авылларда каз өмәләре гөрли. Каз өмәсе – һәрбер авыл җирендә үткәрелә торган матур йола.

Күптән түгел Өчбүләк авылында гомер кичерүче Миңнур һәм Хәмит Кадыйровлар гаиләсендә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Миңнур апа һәм Хәмит абый авылыбызда 60 елга якын бергә-бергә тату гомер кичерүче пар. Миңнур апа мин үземне белә башлаганнан бирле күпләп каз асрый. Менә быел да ул Өчбүләк китапханәчесе, клуб мөдире, авылның актив хатын-кызларын, дусларын, туганнарын җыеп каз өмәсе үткәрде.
Кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле хуҗабикә - Миңнур апаның өенә җыелган хатын-кызлар көлешә-көлешә, хатирәләргә бирелеп, такмаклар әйтешеп каз йолкты. Инештә коенып үскәнгәдер инде казлар матур, көр булып үскән, кайберләренең авырлыгы 5 килограммга җитә, хәтта.
Өмәгә килгән уңган кызлар-апалар казларны санаулы сәгатьтә эшкәрттеләр.
Хәмит абый, улы Ришат, кияве Алик белән казларны суеп өмәчеләргә өлгертеп тордылар. Ә Ринат абый Ишмөхәммәтов һәм Рәмил абый Cираҗетдинов гармун көйләре белән гүзәл ханымнарга көч-дәрт биреп торды. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, эш бик дәртле барды. Чараны алып баручы Люция апа Кадыйрова кунакларны каз өмәсенә багышланган уеннар, ярышлар белән дә сынады. Иң җитез, иң оста өмәчеләргә хуҗабикә бүләкләр тапшырды.
Каз өмәсе ул – бер-берең белән җылы итеп аралашу гына түгел, үзеңнең җигәрлегеңне күрсәтү чарасы да. Әйткәндәй, элек-электән өстәлдә каз ите булу – муллыкны, байлыкны, җитеш тормышта яшәүне чагылдырган. Хатын-кызлар казларны тазартып, эч майларын алгач, су кошларының түшкәләрен көянтәләренә элеп, җырлый-җырлый Әлимә чишмәсенә төштеләр. Чиста, салкын суда казларны чайкап, киләсе елда да Кадыйровларның казлары мул, тормышлары түгәрәк, балалары исән-имин булсын, дип теләкләр тели-тели чишмәгә баручы кызлар юлына балалар каз каурыйлары сипте.
Чишмәдән кайтучыларны мул сыйлы табын көтә иде. Хуҗабикә йоласына китереп, казын, коймак-бәлешләрен дә пешергән. Һәркайсысыннан авыз итте кунаклар. Өмә ашы уен-көлке, җыр-биюләр белән көн кичкә авышканчы дәвам итте.
Онытылып барган каз өмәсе йоласының бүгенгәчә авылыбызда сакланып калуы, әлбәттә, күңелләрдә зур горурлык хисе уята. Бәйрәмнең бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап оештырылуы, ата-бабаларыбыз мирасын саклап калу ул. Шуңа да өчбүләклеләр халкыбызның борынгы йоласы – каз өмәсен барлык шартларына китереп үткәрде дә инде.
Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: