+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
12 декабрь 2018, 16:04

Йолдызлар фаразы

17-23 декабрьгә йолдызнамә

КУЧКАР. Эш урыныңда гел яхшы хәбәрләр генә көтми. Күңелсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Әмма куркып калырга кирәкми. Хезмәттәшләреңә барлык нәрсәне дә сөйләргә тырышма. Арада теш кайраучылары да бар. Төп игътибарны гаиләңә юнәлт.
ҮГЕЗБОЗАУ. Дус-ишләр, туганнарың белән мөнәсәбәтләр шактый катлауланыр. Сине беркем дә ишетми һәм аңламый кебек тоелыр. Әмма гаеп аларда түгел, ә үзеңдә. Үзең үзгәрсәң, сабыррак һәм аңлаучан булсаң, аралар, һичшиксез, җайланыр. Бу атнада бурычка алмау хәерлерәк. Иң яхшысы – өстәмә керем юлын эзләү.
ИГЕЗӘКЛӘР. Киләчәккә планнар кормаска киңәш итә йолдызлар. Эштә киеренке атна булырга охшаган. Үз дигәнеңә ирешү өчен тәгәрмәчтәге тиен кебек чабарга туры килмәгәе. Һәр сынауга аек акыл һәм позитив кәеф белән кара. Шул вакытта гына барысына да җиңел ирешерсең һәм уңыш яуларсың.
КЫСЛА. Сиңа атна дәвамында яхшы кәеф гарантияләнә. Барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтыл. Эшлекле киңәшмәләр, очрашулар үткәрү отышлы һәм керемле булыр. Гашыйк булуың мөмкин. Сөйгәнең белән мөнәсәбәтләрне җитдиләштерү өчен дә уңай вакыт.
АРЫСЛАН. Барлык игътибарны сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Югыйсә, хроник авырулар кузгалып, ел буена чирдән арына алмавың мөмкин. Табибка күренү дә яхшы булыр. Эштә барысын да үз җилкәңә алырга тырышма. Әлегә сиңа ял итәргә кирәк. Көнкүреш проблемалары да җитәрлек, аларын хәл итсәң дә җитеп торыр.
КЫЗ. Үзеңне кулда тотарга тырышып, юк-барга үпкәләмә. Атна максат-хыялларга ирешү өчен мөмкинлекләр тудыра, файдаланып кал. Моңа бәйле уңыш синең яклы булыр дип ышандыра йолдызлар. Бары теләк кенә кирәк.
БИЗМӘН. Сине алдаулары бар. Шуңа күрә һәр адымыңны уйлап ясау яхшырак. Һәр нәрсәгә игътибарлы бул, бер әйберне дә күз уңыннан ычкындырмаска тырыш. Таныш булмаган кешеләр белән аралашма. Юк-барга акча сарыф итмә, ахырдан үкенергә калмагае. Начар гадәтләрдән арыну өчен әйбәт вакыт.
ЧАЯН. Синнән сөйгәнеңә карата сабыр һәм игътибарлы булу сорала. Бәлки, романтик кичә үткәреп, хисләргә ялкын өстәргәдер. Гаилә учагын саклауның мөһим эш икәнен онытма. Атна ахыры көнкүреш мәшәкатьләренә бай булмакчы. Бергәләп хәл итәргә тырышсагыз, күпкә отышлырак булыр.
УКЧЫ. Якын киләчәктә уңай якка үзгәрешләр булыр дип фаразлый йолдызлар. Гәрчә моның өчен ниндидер көч куярга туры килсә дә. Күңелең тулганда якын дустыңа мөрәҗәгать итә аласың. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт булса да, балалар белән уртак тел табу кыенлашырга мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Үткәнгә борылып карап, берникадәр нәтиҗә ясау зыян итмәс. Югыйсә, һаман шул тырмага басасың. Ялгышларны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Бүгенге белән генә яшәмә, киләчәккә максатлар билгелә. Хисләргә бирелмә, акыл белән эш итү күпкә отышлырак. Вәгъдә биргәнсең икән, сүзеңдә тор.
СУКОЯР. Диетага утырырга теләсәң дә сабыр итәргә туры килер. Барыбер нәтиҗәсе булмас, кәефең генә кырылыр. Әлегә сәламәтлегенә игътибарлы бул. Атна башында яңа танышу көтелә. Тормышыңда кискен үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Һәр яңалыкка әзер тор.
БАЛЫК. Ашыкмаска, сабыррак булырга, уйлап эш итәргә киңәш ителә. Хәтта ашыктырсалар да үз көеңә җиренә җиткереп эшләү яхшырак. Эштә вак-төяккә игътибар итмә, кирәкмәгән нәрсәләр белән баш катырма. Югыйсә, ялгышуың бар. Гаиләдә якыннарың белән аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин.
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас: