"Бүген минем шатлыклы вакыйга!!! Буген миңа ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ исемен бирделәр!!! Рәхмәт Әти-Әниемә, Гаиләмә, Дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашачыма, туган ягым Нурлатыма !!!! БУ ИСЕМНЕ БЕРГӘ АЛДЫК, РӘХМӘТ СЕЗГӘ!!!" – дип язган ул.
Улының уңышлары өчен шатланган һәм горурланган әнисе әлеге куанычлы мизгелләрне әтисе күрмәвенә бераз күңелсезләнеп тә алган. Ләкин "Татарстанга бер дигән малайлар үстердем", - дип горурланып әйтерлеге дә бар шул бәхетле ананың.