Авылда туып-үсеп, олы тормыш юлына баскан яшьләр шәһәрдә төпләнергә тырыша. Аларны аңлап була, чөнки халык күпләп яшәгән җирдә мөмкинлекләр дә зуррак, уңайлыклар да, перспектива да бар. Шулай да араларында авыл җирен үз итүче, анда чәмләнеп дөнья көтүче, бер-берсен күз карашыннан аңлаучы гаилә парлары булуы куандыра. Менә шундыйларның берсе – Рәхимовлар гаиләсе. Алар туган нигезләрен ташлап китәргә базнат итми.
Фәнил Сәгыйдулла улы 1994-1995 елларда Чечняда хезмәт итеп кайтып, туган авылы колхозына водитель булып эшкә урнаша. Мәхәббәтен дә читтән эзләми ул, авылдашы Әлфия белән күпмедер вакыт дуслашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй үткәрәләр. Менә 20 ел инде тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, үз мәхәббәтләрен саклап, матур итеп гомер итәләр. Иң газиз кешеләре - кыз – улларына шатланып,өлкән яшьтәге әниләренә терәк булып яшиләр. Гаилә горурлыгы булган кызлары Альвина Ырынбур медицина көллиятен уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Стәрлетамак шәһәренең 4нче дәваханәсендә эшли, читтән торып Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының табигый - гыйльми факультетында белем ала. Сигезенче сыйныфта укыган Фаил белән икенче сыйныф укучысы Алмазга апалары бар яклап та үрнәк. Малайлар да аңа карап тырышып укыйлар, әти-әниләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Фаил һәм Алмазсыз ата -аналарына чынлап та авырга туры килер иде, чөнки алар ихаталарында өч сыер, дүрт үгез, 25ләп баш сарык, кош-корт асрыйлар, җәен җитмәсә бакча эшләре дә өстәлә.
- Тормыш иптәшем вахта ысулы белән Ишембайга йөреп эшли, минем көнем мәктәптә үтә. Улларымнан башка үземә генә хуҗалыктагы эшләрне башкару авырга туры килер иде. Алар иң төп ярдәмчеләребез, бар нәрсәне дә белеп,бергәләп эшлиләр, - ди Әлфия, улларының тырышлыгына сокланып. Күрүебезчә, бу гаиләдә малайларны кечкенәдән олы тормышка өйрәтеп үстерәләр.
Йорт хайваннары өчен мал азыгы хәзерләүне җиңеләйтү өчен, гаилә башлыгы берничә ел элек яңа МТЗ-80 тракторы белән пресс-җыйгыч сатып алган. Шушы тракторда ул өлкән улы белән үзләре өчен генә эшләми, ә авылдашларына җир сөрергә дә, печән чабарга да ярдәм итә, беркемнең дә үтенечен кире какмый. Мал-туар асрау җиңел эш түгел, әмма нәтиҗәсе булганда эш җайлы бара. Алар өлкән яшьтәге күршеләрен сөт, каймак, май һәм ит белән тәэмин итә. Ел да Корбан бәйрәмнәрендә сарык суеп, аның бер өлешен ялгыз әбиләргә тарата. Моңа аларны һәр көнен намаздан башлаучы әниләре Мәрьям апа өйрәткән. Оныкларын тәрбияләүдә дә дәү әниләренең өлеше зур, аңа карап балалар итәгатьлелек, сабырлык серләренә төшенгән.
Рәхимовлар актив тормыш рәвеше дә алып бара. Район күләмендә үткәрелгән төрле спорт ярышларында, чараларда катнаша. Аларның гаилә копилкасында грамоталар, медальләр, рәхмәт хатлары бихисап. Быел ул янә тулыланган. Сабантуй бәйрәмендә аларга хакимият башлыгы актив тормыш позициясе, балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре, хәстәрлек, тугрылыклары һәм өлгеле гаилә булганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырган.
Рәхимовлар ял итәргә дә вакыт таба. Җәй көннәрендә бергәләп Ашкадар елгасы башына, Грицаевка буасына баралар.
- Безне диңгез буендагы ял йортлары да, чит ил таулары да кызыксындырмый, чөнки үзебезнең хозур табигатебез бернигә алыштыргысыз, йөрәккә, күңелгә якын, - ди Әлфия белән Фәнил.
Күрүебезчә, Рәхимовлар гаиләсе авыл тормышын үз итә. Алар бар күңелләрен биреп, чәмләнеп, тырышып эшли, яши белә. Нәкъ менә шундыйлар булганда авылның уты сүнмәс.