+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
17 декабрь 2018, 11:27

Якташларыма рәхмәтем

Менә тагын бер-икенче поэтик җыентыгым дөнья күрде.

Бу,минем яңа иҗади адымым үзем,якыннарым өчен бик шатлыклы хәл булса да,якташларымның котлаулары миңа бигрәк тә зур бүләк,олуг бәя булды һичшиксез. Беренче -"Хыяллар илендә" җыентыгымдагы кебек,бу-яңа китабым -"Кар астындагы чәчкә" дә эчке кичерешләрем,тормышны ярату,тормышка-дөньяга карашларым белән сугарылган.Үземнең томышымны,иҗатка бәйлелегемнең кайдан килгәнлеген әллә кайдан эзлисе юк. Авыл баласы булуым,туган җиребезнең гүзәл як булуыннан,кечкенәдән җыр-моңга хиреслегемнән диеп уйлыймын.Тирәнрәккә-тарихка кереп баксак, бәлки ата-бабаларыбызның бөек Татар җиреннән булуы бәйледер.Без лирик җанлы кешеләр-татарлар! Кайда гына яшәсәк тә. Шуңададыр,мин үземнең туган җирем-Ашкадар буйларын,Арча якларының җылылыгын җанымда саклап йөртәмен.Әлбәттә,озын тормыш юлы узып, күп җирләрне айкап чыккан шәхес буларак,барлык-бөтен иҗат эшләрем романтизм,туган якка,әти-әни,тормыш чишмәсе булган ата нигезенә бәйле.Бер язмамда болай диеп әйткән идем-"Чит җирләрдә яшәмичә,туган як кадерен аңлап булмый"-диеп. Алдагы уйларым,карашларым шушы юл белән алга бару. Хыялдагы ниятем-проза җыентыгы бастырып,якыннарыма,якташларыма бүләк итү.Бүгенге көнгә,акрын гына җыйналып килгән утыз биш кечкенә хикәя-поэмам бар.Киләсе елда аларны эшкәртеп,басмага бирәлсәм яхшы булыр иде. Менә шул минем якташларыма әйтер сүзләрем,зур рәхмәтләрем,күрсәткән-таныштырган хезмәтемә зур бәя биргәннәре өчен.Минем белән элемтә өзмәгәннәренә.

Фәнил Заһидулла улы Гаффаров.Нефтеюганск каласы.
Читайте нас: