+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
20 декабрь 2018, 17:05

24-31 декабрьгә йолдызнамә

Йолдызнамә

Яңа елга бер атна калганда...Елның иң сихри мизгеле - Яңа ел алды атнасы нинди булачак? Әйдәгез, йолдызлар фаразына күз салыйк!
КУЧКАР. Бу атнада бәхет елмаер, төрле юнәлешләрдә бик күп мөмкинлекләр ачылыр. Аларның барысын да файдаланып калырга, үзеңне төрле яктан сынап карарга тырыш. Шуны онытма: бу көннәрдә язмышыңны үзең язасың. Һөнәри уңышларга ирешү өчен яхшы вакыт. Ялларда шәхси мәсьәләләрне хәл итәрсең. Ялгызлар парын табар.
ҮГЕЗБОЗАУ. Вакытыңны яраткан кешеңә, балаларыңа һәм иҗатка багышларсың. Үзеңне бәхетле тоярсың. Идеяләрең ташып торыр. Ялгызлар икенче яртысын табар. Ялга таба акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырма. Үз көчеңә ышан, шунда матди хәлеңне яхшырта, хыялларыңны тормышка ашыра алырсың.
ИГЕЗӘКЛӘР. Тормыш агышына буйсын. Бүгенге көн белән яшә. Бурычка акча алмавың хәерле. Якыннарың белән мөнәсәбәтләр искиткеч яхшы. Көтелмәгән бүләк алуың ихтимал. Ялгызларны күңелле танышулар көтә, шуңа күрә сәфәрләрдән баш тартма.
КЫСЛА. Якыннарың белән мөнәсәбәтләрдә мөһим үзгәрешләр көтелә. Сәяхәтләр чоры җитте. Эшеңдә кертеләчәк яңалыклар хезмәт хакыңа яхшы тәэсир итәчәк. Артка карама, теләгәнеңне эшлә!
АРЫСЛАН. Синең өчен уңышлы чор. Бу атнада үзеңне бик бәхетле тойган мизгелләр кичерерсең. Теләкләрең тормышка ашар. Күптөрле вакыйгалар көтә. Тискәре уйларга бирелмә. Сәләтеңне эшкә җигеп, табыш алачаксың. Ялгызларны үзенчәлекле очрашу көтә.
КЫЗ. Тормышыңны кызыклырак, баерак итү өчен мөмкинлекләр бирелә. Авызыңны ачып тормасаң, шәхси якны да көйләрсең, эшеңдә абруеңны да күтәрерсең. Йолдызлар яхшы керем вәгъдә итә. Ялгыз утырма, очрашуларга, төрле чараларга йөр. Балалар игътибарыңны таләп итәр. Сәламәтлегеңне кайгырт.
БИЗМӘН. Бәйрәм мәшәкатьләре белән эштәге вазыйфаларыңны онытма. Анда мөһим үзгәрешләр көтелә. Ял турында беразга онытып торырга туры килер. Һөнәреңне алмаштыруың да ихтимал. Тик барысы да яхшы булачак. Яраткан шөгылең яхшы керем китерә ала.
ЧАЯН. Атна мәхәббәт билгесе астында үтәр. Тик сине биләп алган хис-тойгылар эшкә зыян китерергә тиеш түгел. Эшеңдә күтәрелү көткәндә - бигрәк тә. Мөһим хәбәрләр алуың ихтимал.
УКЧЫ. Бу атнада бераз нейтралитет сакларга, уйланылмаган гамәлләр кылмаска тырыш. Эшеңдә ниндидер башлангычлар тәкъдим итү вакыты түгел. Үз вазыйфаңны гына башкар. Ниндидер авантюраларны читләтеп үтүең хәерле. Хәзер иң кулае – тәртип һәм оптимистлык.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Эшләргә һәм эшләргә! Атнаның девизы шундый. Эштә дә, өйдә дә кул кушырып утырып булмас. Нәтиҗәләр дә шатландырыр. Дусларыңнан, хезмәттәшләреңнән ярдәм сорарга кыенсынма. Тик бик киеренке эшләмә, ял да ит.
СУКОЯР. Бу атнада барлык эшне дә булдырачаксың! Теләк булганда һәм көч салганда, эшеңдә дә күтәрелерсең, матди ягың да яхшырыр. Ялларда сәфәргә чыксаң, ул файдалы булыр. Хезмәттәшләрең белән бергә эшләргә өйрән. Якыннарыңа карата кайгыртучанлык күрсәт.
БАЛЫК. Иҗади атна. Кул кушырып утырма, беркемнән курыкмыйча хәрәкәт ит. Максатыңа ирешерсең. Атна ахырында мөһим вакыйгалар көтелә. Аларның сиңа тәэсире зур булачак. Яңа танышлар искеләрен алмаштырыр. Киләчәккә ышаныч белән кара.
"Кызыл тан"нан.
Читайте нас: