+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
25 декабрь 2018, 17:30

Дөньядагы, илдәге, республикадагы яңалыклар

Яңалыклар

Эльбруста Европадагы иң биек тау мобиль элемтә станциясе эшли башлаган. Хәзер иң югары ноктадан шалтыратырга, СМС җибәрергә һәм социаль челтәрләрдә фотолар урнаштырырга мөмкин. Диңгез өстеннән 5000 метр биеклектә кулланучылар да югары тизлектәге интернеттан файдалана алачак.

ххх

АКШ Сүриядән гаскәрләрен чыгара башлады. Бу ИГИЛ белән көрәштә глобаль коалиция тәмамланды дигәнне аңлатмый, алар гаскәрләрне кампаниянең арытабангы фазасына күчү өчен генә кайтара.

ххх

Владимир Путин ел саен үткәрелүче зур матбугат конференциясендә өлешчә төзелештән баш тартып, гаржданнар акчасын яңа модельдәге төзелешләргә җәлеп итәргә кирәклеге турында белдерде.

ххх

Ил Президенты НДС күтәрелү сәбәпле бензинга хакның бер ярым процентка артуы ихтималлыгын инкарь итмәде. Шулай ук хөкүмәтнең нефть продуктлары эчке базарында тотрыклылык чаралары күрүен билгеләде.

ххх

Русия кулланучылар күзәтчелеге составына Е-239 (уротропин) кергән уылдык сатып алмаска чакыра.

ххх

Республикада 2019 елга бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү өчен җан башына керемнең ахыргы күләме эшкә сәләтле халык өчен 14 мең 328 сум һәм пенсионерлар өчен 10 мең 972,5 сум күләмендә билгеләнә.

ххх

Республикада 2019-2024 елларда “Мәшгульлеккә ярдәм һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү” проекты гамәлгә ашырылачак. Финанслау средстволары хезмәткәрләрне алдан ук укыту, кадрлар әзерләү системасын формалаштыру, мәшгульлек хезмәте инфраструктурасын үстерүгә тотылачак.

ххх

Башкортстанда “Башкортстан уңайлы ихатасы” ишегалларын төзекләндерү Республика программасы эшли башлаячак. Проект кысаларында ишегалларына асфальт җәю, яшелләндерү һәм яктырту, автомашиналар кую урыннарын төзекләндерү, яңа контейнерлар, эскәмияләр, урналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук кече архитектура формалары урнаштыру күздә тотыла.

(Киңкүләм мәгълүмат чаралары

материалларыннан).
Читайте нас: