+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
26 декабрь 2018, 18:22

26 нчы декабрь яңалыклары

Авылның мөһим мәсьәләләре каралды

Гончаровка авыл мәдәният йортында халык җыены үтте, анда көнүзәк проблемалар тикшерелде. “Жилсервис” җәмгыяте начальнигы А. Насыйрова җәмгыять эшчәнлеге турында сөйләде. Авыл халкына каты көнкүреш калдыклары ничек җыелачагы һәм аның кагыйдәләре турында да сөйләделәр.


Салкын - транспортта

“Уңыш” кооперативы керем генерацияләү проекты грант программасында катнашып, грант отты. Акчаның бер өлешенә “Лада-Гранта” автомобиле базасында автомобиль-рефрижератор сатып алынды, аны иртәгә алып кайтачаклар.


Өчбүләк авылындагы “Бүләк” кондитер цехы җитештерүне киңәйтә

Хәзер ул сатып алучыларын татлы чәкчәк белән генә түгел, ит ярымфабрикатлары белән дә куандырачак. Цех продукциясен барлык федоровкалылар да сатып ала алачак, иртәгә соңга район үзәгендә аның яңа сәүдә ноктасы ачылачак.

Яңа ел кар бөртекләре һәм чыршыкай

Яңа елга әзерлек кысаларында Бала-Чытырман авыл клубы һәм китапханәсе “Кышкы тәрәзәләр” һәм “Чыршы бизик!” акцияләре оештырды. Аларда олысы да, кечесе дә катнашты. Мәйданда чыршы урнаштырып, аны бизәделәр, ә тәрәзәләргә кар бөртекләре ябыштырдылар.


Яңа ел - әкиятнең дәвамы

Иртәгә районның белем бирү учреждениеләрендә Яңа ел чаралары узачак. Бәйрәм иртәләрендә балалар җырлый, бии, әйлән-бәйлән уйнаячак, Кыш бабайдан һәм Карсылудан бүләкләр алачак, ә өлкән сыйныф укучыларын лотерея билетлары уйнату, күңелле сюрпризлар, дискотекалар көтә.
Читайте нас: