Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
26 декабрь 2018, 15:50

Могҗиза психологиясе

“Статистика буенча, Яңа ел алдыннан үлем-җитем кисәк кими. Бәйрәмгә ике атналап вакыт калгач исә психологлар эшсез утыра, чөнки аларга мөрәҗәгать итүчеләр кискен кими. Халык бәйрәмгә әзерләнә икән дип уйласагыз, бик каты ялгышасыз...”

“Статистика буенча, Яңа ел алдыннан үлем-җитем кисәк кими. Бәйрәмгә ике атналап вакыт калгач исә психологлар эшсез утыра, чөнки аларга мөрәҗәгать итүчеләр кискен кими. Халык бәйрәмгә әзерләнә икән дип уйласагыз, бик каты ялгышасыз...”
Татлы алдану
Еш кына Яңа ел бәйрәме алдыннан: “Тизрәк килсен иде инде! Яңа елда барысы да бүтәнчә булачак. Бөтен булган начарлык искесендә калып, яңасы бәхет кенә алып киләчәк...” – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Тик бәйрәм килә дә китә һәм күңелдәге хыяллар челпәрәмә килеп ватыла. Инде кирәге калмаган чыршы чүп өемендә ылысларын коеп утыра. Күңел бушап моңсуланып кала. Сер, могҗиза, үзеңне-үзең алдау, иллюзия үзара бәйле төшенчәләр. Һәм күп кеше алданырга, иллюзияләр кочагында яшәргә ярата. Без, гомумән, нәрсә турында булса да хыялланырга һәм өмет итәргә сәләтле булганга гына яшәргә һәм яратырга сәләтлебез.
Яңа елның могҗизасы
Иҗат кешеләренең Яңа елга әллә ни исләре китми. Чөнки алар өчен һәрбер көн, һәрбер мизгел – яңа. Алар һәр минут-секундның, нинди генә булса да, кадерен беләләр. Шуңа күрә дә алар Яңа елны ниндидер гадәттән тыш нәрсә буларак кабул итмиләр. Әллә бар ул, әллә юк. Шулай ук төссез, бертөрле, “караңгы” тормыш кичерүче кешеләр дә бар. Аларның бөтен энергияләре иҗатка түгел, ә Яңа елны көтүгә сарыф ителә. Алар фикеренчә, бары ул гына тормышны үзгәртергә тиеш кебек. “Яңа елны ничек каршы алсам, ул шулай үтәчәк”, – дип уйларга ярата әле андыйлар. Ә Яңа ел бәйрәме алдыннан психологик ярдәмгә мохтаҗлар беләсезме нигә кими? Чөнки күпчелек кеше бу вакытта могҗизага ышана, яшәүдән тәм, мәгънә таба башлый.
Көтүе генә дә ни тора
Австрия психологы Виктор Франкл неврозларны ике төргә аера. Беренчесе – наоген. Ул тормыш мәгънәсе югалудан килеп чыга. Кеше депрессия кичерә, киеренкелектән арына алмый, тормышның ямен югалта һәм шуннан тилмерә. Икенчесе – ситуацион невроз. Берәр гөнаһ кылганнан соң намусыбыз борчу яисә җәмгыятьнең безне “кимерү” галәмәте анысы. Гадәттә кешеләр наоген неврозлардан интегә. Чөнки кеше дигән затның омтылышы, яшәү мәгънәсе бар икән, ул ач, ялангач булган очракта да куанып яшәячәк. Ә Яңа елга берничә көн кала исә күбебезнең алдында конкрет максат – Яңа ел пәйда була. Яңа елны көтү, могҗизага ышану үзе яшәү мәгънәсенә әверелә. Шуңа күрә дә Яңа ел үзе түгел, ә аны көтү процессы күңелле.
Гыйнвар ае – күңелләре төшкәннәр ае
Бәйрәмнәрне өнәмәгән кешеләр дә бар. Алар өчен бәйрәм – җәза, интегү белән бер. Мондый сәер хәл бик гади аңлатыла. Бу кешеләрнең кайчандыр инде “авызлары пешкән”. Аларның да кайчандыр хыяллары челпәрәмә килгән. Шуңа күрә тормыш мәгънәсе бәйрәм, могҗиза белән генә бәйләнергә тиеш түгел, ә һәр мизгелдә безнең белән яшәргә тиеш. Яңа ел бәйрәме мизгелендә бик күп могҗизалар булыр кебек тоелса да, әллә ниләргә өметләнмәскә кирәк. Чөнки ахырдан, бер нәрсә дә булмагач кәефегез бик каты кырылырга мөмкин.
Бүләк хакында онытмагыз
Кешеләргә һәм бәйрәмгә кулланучы буларак кына карамагыз. Чыршы астында үзегезгә дигән бүләкне эзләгәнче, бәйрәм көннәреннән файдаланып, якыннарыгызның күңелләрен күрегез. Элек почта бүлекләре котлаулардан шыгрым тула иде, бүгенге көндә мондый нәрсә юк. Чөнки без үзе езгә генә бүләк көтәбез.
Теләгез
Яңа ел төнендә һәрберебез теләкләр теләргә ярата. Үз хыялларына чын-чынлап ышанган кешенең хыяллары тормышка аша. Теләгәннәренә ирешүчеләрнең барысы диярлек бик хисле кешеләр һәм хыялларында тудырган образлары да ачык, төсле, тере була аларның. Бу аеруча хатын-кызларга хас.
"ТЯ".
Читайте нас в