Дөресен әйткәндә, йөз яшен тутырган әбиебезгә, өстәвенә, аны күреп, аның белән сөйләшеп тә утырсаң, һич кенә дә бу яшьне бирмәссең. Әмма ничек кенә гаҗәеп булмасын, 29 декабрьдә Ханнанова Мәфтуха Миңлегали кызының - бер гасырлык юбилее.
Мәфтуха апаның тормышы бөтен илебезнең иң кызыклы һәм тетрәндергеч дәверләре белән бәйләнгән. Ул Стәрлебаш районының Мәсәгуть авылында туа. Мулла әтисен Себергә сөргенгә җибәрәләр, әнисе дүрт бала белән торып кала. Әмма безне кыерсытмадылар, рәнҗетмәделәр авылдашларыбыз, ди Мәфтуха апа рәхмәтле итеп. Аннары әнисенең абыйсы, бергәләп ничек тә җиңелрәк булыр дип, аларны туган авыллары Балыклыга алып кайта, әбисе белән бабасында яшиләр. Анда инде элекке мулла гаиләсенә газап-михнәтне җитәрлек татырга туры килә - аларның “халык дошманы” булуларын әледән-әле искә төшереп торалар.
Яңа гына унҗиде яшен тутырган кызны, ризалыгын да сорап тормастан, Әтәч егете “урлап” алып китә. Биш айдан исә ирен армиягә алалар. 1939 елда гына өенә кайта ул.
41нче елны Мәфтуха апа әле булса күз яшьләре белән искә ала: “9 июльдә кичке аш әзерләп йөргән чагымда йомышчы малай килеп керде.”Нәфыйкъ абый кайда, аңа повестка бар, армиягә алалар”, - ди. Ә ул Златоустовкада юл төзүдә иде. Кайтты, аның белән бергә тагын өч авылдашыбызны алдылар.
Уфада вагоннарга корал төйиләр. Шуннан аларны сугышка алалар, ирем миңа хат язарга гына өлгерә, хат эченә дәфтәр, каләм һәм бер кисәк шикәр салган иде. Шул инде менә. Башкача без аның белән күрешә алмадык. Мин яшь тә җиде айлык кызым белән торып калдым, улым ул киткәч туды. Фронттан тагын бер генә хат алдым, Ленинград фронтында сугышабыз, дип язган иде. Сугыш елларында кызымны да саклап кала алмадым, бәләкәй генә чагында чирләп вафат булды. Ә улым Фәритне 63 яшендә җирләдек…”
Мәфтуха апа кабаттан кияүгә чыга, әмма фронтовик ире дә иртә вафат була, 13 ел гына яшәп калалар, ике кызлары туа. Кызы Гөләндәм Фәйзулла кызы белән кияве Михаил Петрович Голенастовлар Мәфтуха апаны өлкәнәеп барганда ялгызы гомер кичермәсен өчен Әтәчтән Федоровкага күчереп алып киләләр, үзләренә дә өч балаларын тәрбияләүдә ярдәм кирәк була. Икесе дә эштә, ул чакта район үзәгендә барысы да зур хуҗалык тота, ә бала туганда декрет ялы ике генә ай бирелә, аннары баланы кайда куясың?! Балалар бакчасында өлкәнрәк балалар да еш чирли ич. Менә шуңа да хаклы ялдагы пенсионер әбиләр бәяле була да инде! Өстәвенә, Голенастовларның игезәк кызлары да үсеп килә. Мәфтуха апа өч оныгын да үзе кебек изге күңелле, эшчән, пөхтә, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә өйрәтеп үстерергә ярдәмләшә. Римма, Альбина һәм Олег русча да, татарча да менә дигән итеп сөйләшә. Ә тел белү беркемгә дә комачаулык итми бит. Әйе, рус теле белән бергә туган телдә дә сөйләшергә өйрәнү баланың башын бутый диючеләргә монда уйланырлык урын бар. Галимнәр бит моның киресен исбатлый – бу сәләтне дә, мөмкинлекләрне дә киңәйтә генә!
Мәфтуха апа киявен мактап бетерә алмый. Ничә еллар инде бергә яшәп, бер авыр сүз дә ишеткәнем булмады, ди ул. Һәрвакыт ачык йөз белән хәлләрен сорашып кына тора. Тез буыннары сызлый башлагач дәваханәгә табибларга да йөрткән, Уфага да алып барган. “Аллага шөкер, башкача бернинди авыруга да зарланганы юк”, - ди Гөләндәм апа. Магнитофоннар чыга гына башлаган чорда, өйдә инде алган булсалар да, аңа дип кияве бәләкәйрәген сатып ала, Салаватта мәчеткә кереп догалар яздырылган диск та алып кайта әле. Бу да шушы гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләп тора. Төрле диндә булсалар да, кияве бер тапкыр да аңа карата нинди дә булса шелтәле сүз әйтми, каенанасының дин тотуыннан көлми, дини йолалар башкаруга каршы төшми. Шуңа да гаиләсенең сәламәтлегенә һәм матур яшәвенә фатыйха аладыр да.
Чын күңелдән укылган догалар ярдәм итми калмагандыр. “Әлхәмдүлилләһи, балаларым, оныкларым, туганнарым һәммәсе яхшы тормышта яшиләр. Иманлылар, оныкларым, туруннарым, туганнарымның балалары өчен шатланам гына”, - ди Мәфтуха апа ихлас күңелдән. Догаларында ул якыннарына гына түгел, барча авылдашларына, барлык кешеләргә, илебезгә бәрәкәтле тормыш, тынычлык, татулык сорый.
Менә шушы сөйкемле, көләч йөзле әбигә җир йөзендә йөз яшькә кадәр үз аякларында йөреп, күзләре белән күреп, колаклары белән ишетеп, үз аңында, якыннарының кадер-хөрмәтендә гомер кичерергә насыйп булган. Ул чын мөселманнарга хас булганча әле дә биш вакыт намазын калдырмаска тырыша. Ә безгә аның белән янәшә яшәү, аңа соклану һәм матур итеп яшәргә, шатланырга һәм кешеләрне шатландырырга өйрәнү бәхете тиде.