+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
29 декабрь 2018, 15:39

Якташларымны тәбриклим

Яңа ел белән

Барлык Башкортстан, районыбыз халкын, авылдашларымны, “Ашкадар таңнары” район гәзите хезмәткәрләрен Яңа 2019 ел белән ихлас күңелдән котлыйм. Яңа ел барыбызга да бәхет-шатлык, хәерле сәламәтлекләр, илебезгә тынычлык, туасы балаларга исәнлекләр, никахка керүчеләргә озын, бәхетле, тигез гомерләр бирсен. Баш очыбызда һәрчак тыныч, зәңгәр күк булсын. Бар халыкка бәхет-шатлык, тигезлек, иминлек теләп калам. Дуңгыз елында туганнарга аерым күп сәламнәр!
Дуңгыз елына
Мөселманга дуңгыз асрау хәрәм,
Дуңгызны мал итмәгез.
Дуңгыз асрап, гөнаһ җыеп,
Кяфер булып китмәгез!
Пычрак-шакшы кешене дә
Тиңлиләр бит дуңгызга.
Дуңгыздан да шакшы булсак,
Кача хәтта дуңгыз да.
Тик, дуңгыз диеп кимсетмәгез,
Ул да мал бит үзенчә.
Аның көненә төшсәң әгәр,
Бары үкен үзеңә.
Арада низаг булса да, онытыйк,
Үпкә-рәнҗү тотмыйк без.
Бер-беребезгә бәхет-шатлык теләп,
Яңа ел белән котлыйк без.
Иске елыбыз үзе белән
Алып калды бер елны.
Бәхет-шатлык, тынычлыкта,
Каршылыйк килгән елны.
Яңа елны язсын безгә
Алдан-гөлдән үрергә.
Бер Аллаһым, барчабызга насыйп итсен
2020нче Яңа елны күрергә.
Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык, үзләребезгә хәерле, сәламәт, тигез, бәхетле, тәүфыйклы тормыш бирсен. Әмин!
Изге теләкләр белән Балыклыбаш авылыннан Вилдан ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Читайте нас: