+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
11 гыйнвар 2019, 18:00

Илгә газ үткәргән чакта

Хикәя

Эх,ул сиксәненче еллары үткән гасырның! Себергә килеп,автобазада эшли башлаган еллары Фәнис Ягъфәровның.Еллар үткән саен барсы искә төшә,хәтердә тәмле төш сыман пәйда була...Автобазалары гади генә гараж,автопарк түгел иде.Трубопроводстрой трестының Сургут автобазасы филиалы. Аны бер тоткарсызлык белән беренче колоннага-трубовозлар колоннасына өлкән механик итеп алдылар. Егерме биш яшендәге егет, армиядә хезмәт итеп кайтып,производствода эшләп,техникум тәмамлап,гаилә корып өлгергән иде. Автобаза зур, җиде колонна, районның берничә поселогында үз участоклары булган предприятие. Җитәкчеләре,инде олуг яшьтәге,зур практикалы мөхтәрәм абзый. Фәнис тәүге көннән,романтизм тулы,шау-гөр килеп торган процесска баштан аяк чумды.Тәүге кышын Сургут белән Вынгапур арасындагы участокта эшләделәр. Уренгой-Помары газүткәргеч торбалар линиясен төзеделәр. Метр ярым юанлыгындагы,немец фирмасының атаклы”манисман”торбаларын ташыдылар. Аралар озын булдылар. Сургутның сварка базасында өч,унике метр озын-
лыгындагы торбаны бер буйга кушып,плеть(үрелгән озын торба) җыйныйлар,сварка ярдәмендә. Көчле,Япониядә ясалган Комацу трубоукладчиклары бу авыр,озын плетьләрне трубовозга салалар. Берьюлы,берничә трубовоздан торган колонна ерак юлга,сәфәргә чыга.Барасы юлларның маршруты олы юллардан читтә,кышкы,туңган кырлар,сазлыклар аша үтә...
Фәнис һәм аның ярдәмчесе-механик Толик Лузенко кыш буена командировкадан кайтып кермәделәр. Зимникны яхшы тәмамладылар.Үз бүлемнәрен тулысынча трубоматериал белән тәэмин иттеләр. Мондый-сугышта,фронтта була торган ритмлы эшне ул беренче тапкыр күрде.Күпме трубалар югалту,сазлыкта батулар,трубовозларның кырыйга ятулары...
Боларның барсын да кире,үз урынына куяр өчен күпме көч кирәклеген үзе күрде,хезмәтчән иптәшләре белән бергә башкарды.Ярый,бу хезмәтнең авариный
ситуацияләре инде.Кызганычка трагик югалтулар да аларны бу зимникта урап узмады...Яшь егет-Леша Алексеев,алда барган машинаның трубасына барып керде.Төнге караңгылыкта ориентир югалтыпмы,арудан йоклабырак китепме...
Икенче авариядә әзербәйҗан егете-Сашка Имановны югалттылар...
Бу,зур стажлы егетне югалту бик аянычлы булды. Әйтергә кирәк,геройларча үз гөмерен илгә,зур төзелеш эшенә корбан итү иде. Эш болай булды.Озын үргә менгәндә,практикасы азырак булган егет,тизлекне үзгәртергә өлгерми,машинасы сүнә. Аның алдыннан барган Саша,тукталуын күреп,ярдәмгә килә.Яшь егетнең,кызган двигателе кабыналмый,сүнгәннән соң.Копотны ачып,Саня җитешсезлекнең гаебен эзли башлый.Ул башы белән мотор бүлегендә,ә теге
малай крылода утыра.Үр җирдә,кызган тәгәрмәч резинасы карны эретеп артка,таутүбән шуыша башлый...яшь егет куркуыннан сүз әйтергә өлгерми,читкә сикерә.Сашканы үз машинасының плете кабинасына кыса...үтереп-насмерть…Нефтьчеләр каласы өчен зур кайгы-траур булды. Имановның тормыш иптәше яшьли,ике баласы белән тол калды...Шәһәрдә,автобазада булган барлык машина үзәк урам аша үтеп,сиреналар белән аэропортка чаклы озатты Саша Имановны,туган җиренә,соңгы,хушлашу юлына.
Ф. ГАФФАРОВ.
Читайте нас: