+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
18 гыйнвар 2019, 16:06

Безнең күңел

Кеше күңеле – төпсез упкын,

Юк аның күләмлеге.

Ургылып чыккан чишмә кебек

Мөлдерәп таша үзе.

Ул упкында хәзинәләр

Катма, катмалар ята.

Күңел кылларына чиртсәң

Вулканнар булып ата.

Ә андагы мәхәббәткә

Кем генә кагылмаган?

Сөю утларында янып,

Ләззәткә сарылмаган?

Кем күңеле төпсез упкын,

Анда кояш, ай сыя.

Күңел бит ул безнең көрси,

Бөтен мизгелне җыя.

Күңелләрне без саф тотыйк,

Минем шул әйтер сүзем.

Татулыкта, бердәмлектә

Яшәр иде җир йөзе!

Н. Нариманов, Юрматы авылы.
Читайте нас: