-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
18 гыйнвар 2019, 16:00

Күрше хакы - тәңре хакы

Күрше хакы – тәңре хакы!

Бу туган каны түгел.

Әмма, аралашу бәхетен

Саклап тора саф күңел.

“Иншалла” безнең күршеләр

Ходай-Тәгалә бүләге.

Мондый тормыш, мондый бәхет

Һәмәбезнең теләге.

Тәүбә, тәүбә, бар бит шундый

Рәнҗеткән күршеләр.

Нәрсә җитми соң аларга?

Болай, җитеш кешеләр.

Юк кына мал-туар алып

Күршеңнең байлыгыннан,

Син суырып, өзеп аласың

Үзеңнең саулыгыңнан.

Мәңгелеккә җәрәхәтләр

Йөрәккә ул ник кирәк?

Күрше хакы – тәңре хакы,

Ул – мәр-мәр таш, ул – бриллиант!

“Тәңре хакы”, - дигән сүзне

Башкача әйтмибездер.

Ул – күршеңнең тәңре сүзе,

Изгенең Изгеседер!

Н. Нариманов, Юрматы авылы.
Читайте нас: