+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
18 гыйнвар 2019, 10:56

Туган көннәрегез мөбарәк, өстәлләрегез түгәрәк булсын!

Чын күңелдән котлыйбыз сезне

Татар Коры Изәге авылы.

Арсланбаев Хәмидулла

Габидулла улына.

Кадерле әтиемне, каенатамны, дәү әтиебезне, кодабызны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, кайчан да яклау, ышык бирер кадерле кешебез! Без синең белән горурланабыз, син дә безнең белән бәхетле бул!

Кире кайтмый гомер язлары дип,

Үкенергә сиңа урын юк.

Чын кешечә матур яши белгәч,

Тормыш юлың үрнәк булырлык.

Арытабан да күреп торсак иде,

Бәхет-шатлык белән тулы йөзеңне.

Юбилеең белән ихлас күңелдән

Без котлыйбыз шулай үзеңне.

Иң изге теләкләр белән улың Илдус, киленең Нәфисә, оныкларың Инсаф, Элина һәм Насыйровлар гаиләсе.

Лянтор, Өчбүләк.


Акбулат авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, зур әниебез Насыйрова Гамилә Баян кызын олы юбилее – 70 яше белән кайнар котлыйбыз.

Әни! Син - гаиләбезнең ышанчылы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без –балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көясез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәтебезне әйтеп, алдыгызда баш иябез. Әниебез, сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, кайгы-борчуларсыз тормыш телибез. Килер көннәрең куанычлы, өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә яшәргә язсын.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә, сүрелмичә без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Иң изге теләкләр белән ирең, кызларың, киявең, оныкларың.


Акбулат авылы.

Насыйрова Гамилә Баян кызына.

Кадерле, яраткан апабызны, сеңелебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, тормыш иптәшең һәм балаларың игелеген күреп, муллыкта, шатлык-куанычлы, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Шатлан, сөен! Син бәхетле!

Синең гомер бәйрәмең!

Безнең өчен иң зур бүләк,

Иң зур шатлык – булганың.

Иң изге теләкләр белән Галия, Радис, Мәүсилә, Рәмилә, Ринат, Лилия һәм аларның балалары.


Өчбүләк авылы.

Мөхәммәтҗанова Венера Рәшит кызына.

Кадерле, сөекле кызымны, апабызны, сеңелебезне 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, активлылык һәм оптимизм, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүеңне телибез. Һәр көнең матур хатирәләр генә калдырсын. Синең акыллы киңәшләрең, ярдәмең безгә һәрвакыт кирәк. Күзләреңнән бары тик шатлык нурлары гына бөркелсен.

Кадерлебез безнең!

Килер еллар озын гомер бүләк итсен,

Безнең өчен бик якын һәм кадерле син.

Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,

Бәхетләрнең иң зурларын алып килсен!

Кызганма син үткән елларыңны,

Яшәү Җирдә - үзе зур бәхет.

Юбилеең белән котлап сине,

Сәламәт бул, дибез, һәрвакыт!

Иң изге теләкләр белән барлык якыннарың һәм туганнарың исеменнән Мәүсилә.


Новая деревня утары.

Зиннур Кәбир улы һәм Фәния

Кашафетдин кызы Яхиннарга.

Кадерле әти, әни! Сезне олы юбилеегыз – бриллиант туегыз белән котлыйбыз! Сезнең гомер юлыгыз меңнәргә үрнәк булырдай. Безне, дүрт баланы үстереп, аякка бастырганчы бик күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Рәхмәт сезгә, әти-әни, безгә булышканыгыз өчен, кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен. Сез безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, киңәшчебез. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Тагы да озын-озак еллар безгә терәк булып яшәгез әле!

Кояшы сез безнең күгебезнең,

Гаилә учагының ялкыны.

Иң зур хәзинәбез бу дөньяда,

Җир шарының иң зур алтыны.

Һәрчак балкытып шулай дөньябызны,

Бәхет нуры чәчеп күңелгә,

Сезнең назлы карашны тоеп,

Шатлык белән яшик гомергә!

Иң изге теләкләр белән улларыгыз, кызларыгыз, киленнәрегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, туруннарыгыз.


Федоровка авылы.

Халитов Фәнил Сәлах улына.

Кадерле киявебезне, җизнәбезне күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер телибез.

Тормыш кадерен белеп, тату итеп,

Озак еллар яшә шатланып.

Көннәр алып килсен куанычлар,

Таңнар алып килсен тазалык!

Котлаулар белән Рәис, Зифа һәм Нәфис гаиләләре.

Федоровка, Салават, Коралачык.
Читайте нас: