+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
22 гыйнвар 2019, 14:20

Әтиемнең якты истәлегенә

Әтиемнең бүген туган көне Килә аңа рәхмәт әйтәсем, Күкрәгемә кысып-кысып Чын күңелдән башым иясем. Тик булмый шул үзгәртеп, Үткәннәрне кайтарып, Бакыйлыкка киткәннәрне Якты дөньяларга чакырып.

Әтиемнең бүген туган көне

Килә аңа рәхмәт әйтәсем,

Күкрәгемә кысып-кысып

Чын күңелдән башым иясем.

Тик булмый шул үзгәртеп,

Үткәннәрне кайтарып,

Бакыйлыкка киткәннәрне

Якты дөньяларга чакырып.

Килсә икән кулдан

Күпне үзгәртер идем,

Әтиемне яңадан

Кайтарып куяр идем.

Бер минутка да яныннан

Китмәс идем калдырып,

Нәни кызчык кебек эргәсендә

Йөрер идем талпынып.

Их, булсачы кайтарып.

ххх

Син яшәдең, әткәй, бу дөньяда

Бик азга килгән кебек.

Һәр сәгатең үтте эштә

Ял белмәде күңелең.

Ашкынып эшләдең син

Әйтерсең дә, иртәгә көн бетә,

Басу-кырларны буйладың,

Файда булсын халыкка дип,

Мулдан-мул уңыш үстердең,

Төн йокыларың калдырдың,

Зурдан-зур йортлар салдырдың,

Ул-кызлар үстердең.

Инде барысын да булдырдым дигәндә,

Күзләрең йомылды мәңгегә…

ххх

Биш оныгың үсә, әткәй:

Бер кызчыгың, дүрт улың.

Шуларның үскәнен дә күрми

Бакыйлыкка киттең кабалан.

Булсаң алар эргәсендә

Шатланып –көлер идең,

Уңыш өстенә уңышларын күреп,

Минем кан бит, дияр идең.

Оныкларың теремекләр,

Үзең кебек шәпләр.

Бер минут тын тора белмиләр,

-Бабай кебек булыйк,- диләр.

Тырыш алар укуда да,

Өлгерләр бар җиргә дә.

Күзләр генә тимәсен

Бәхет-тәүфыйктан аермасын.

З. ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: