+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
22 гыйнвар 2019, 12:49

Әтиләр советы

Кичә үзәк район китапханәсендә әтиләр советының беренче утырышы үтте

Бу совет районыбызның иң актив, җаваплы ир-егетләрен берләштерде. Киләчәктә көчле затларыбыз җәмәгать башлангычларында гаилә кыйммәтләрен яклау, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әтиләр дәрәҗәсен күтәрү буенча мөһим мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Бу турыда гәзитебезнең киләсе санында укырсыз.


Новоселкалылар Кирюшкинога концерт белән барачак

25 гыйнварда Кирюшкино авыл мәдәният йортында концерт булачак. Бу Новоселка авылы артистларының күршеләренә җавап сәфәре. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.
Керем китерүче проектлар төзергә тәкъдим иттеләр

БР Федоровка районының авыл биләмәләре территориясендә керем китерүче проектларны тормышка ашыру кысаларында инициатив төркемнәр булдыру буенча җыелышлар үткәрелә. Кичә Новоселка авылында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген булдыру һәм үстерү буенча ун юнәлеш тәкъдим ителде.

М. Шәймөхәммәтова.
Читайте нас: