+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
23 гыйнвар 2019, 13:01

23 гыйнварга район яңалыклары

Менә ичмасам кар!

Уеннар 18.30 сәгатьтә башлана

Федоровка физкультура-сәламәтләндерү комплексында Федоровка авылы оешмалары командалары арасында волейбол ярышлары бара. Эш көне тәмамланганнан соң монда алты команда очраша. Шулай итеп, бүген, 23 гыйнварда, 2нче мәктәп һәм үзәк район дәваханәсе, аннары мәгариф бүлеге һәм ФРЭС, район эчке эшләр бүлеге һәм янгын часте спортчылары уйнаячак.


Әле кар, әле салкын

Кичә көчле буран булу сәбәпле, халык эш урыннарына, мәктәп һәм балалар бакчасына авырлык белән барып җитте. Ә бүген инде термометр 18, -24 градус салкынны күрсәтә.


Ленинград камавы 872 көн дәвам иткән

25 гыйнварда Бала Чытырман күпфункцияле клубының тамашачылар залында Ленинградны камаудан коткару көненә багышланган Хәтер сәгате узачак.


Менә ичмасам кар!

Кичә Федоровка юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килде. Юлларны кардан тазарту эшләре бүген дә дәвам итә.
Яңа Явыш клубында файдалы һәм күңелле ял оештырганнар

Кышкы каникулларда Яңа Явыш клубы мөдире Г. Хәйбуллина балалар белән төрле уен һәм конкурслар әзерләп үткәрде. Ә февральдә монда “Дәү әти белән онык”, “Саумы, әкият” конкурслары үткәрү планлаштырылган.

А. Маратова.
Читайте нас: