+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
25 гыйнвар 2019, 14:19

25 гыйнварга район яңалыклары

Менә сиңа көн!

Буран булу сәбәпле, мәктәпкә 50 ләп кенә укучы килде

Һава торышы бик тиз үзгәрүчән. Әле кичә генә тышта 25-30 градус суыклык булса, бүген инде иртәннән көчле буран котыра. Җил булу сәбәпле, күпчелек авылларда төнлә ут сүнде. Әйткәндәй, юл ремонтлау-төзү идарәсе техникалары да юлларны кардан тазартып өлгерә алмый. Халык карлы юлдан кыенлык белән эшкә бара. Районның күпчелек мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми. Мәсәлән, Федоровка 2нче мәктәбендә занятиеләргә нибары 55 укучы килде, ә 1нче мәктәптә бераз күбрәк булды. Автобуслар да авыллардан балаларны мәктәпкә барып ала алмады.


“Бакча” микрорайоныныда бассейн төзү эшләре тукталып тормый.

Шушы көннәрдә эшче бригада бинаның тимер каркасын урнаштырды. Тиздән бассейнның стеналарын күтәрә башлаячаклар.


Бизәкләп бәйлиләр

Өчбүләк хатын-кызлары кышын ни белән шөгыльләнергә белә. Һәр пәнҗешәмбе 7-8 ханым Флүзә һәм Габделгаффар Рәхимовлар йортына җыела. Флүзә Хәйретдин кызы аларны мендәрләр, җылы тапочкалар, матур салфеткалар бәйләргә өйрәтә.


Фёдоровка 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Лисенок” Халыкара конкурсында катнашты. Олипиада йомгаклары буенча җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде. О. К. Халитова, Н. С. Талаева, Н. Н Кривоконь, Г. Н. Данилкинага укучыларын конкурска әзерләгәннәре һәм актив катнашканнары өчен Рәхмәт грамоталары тапшырылды.


Бүген Федоровка авылының Болын урамында иртәнге сәгать 6 да ут сүнде. Шул сәбәпле, Болын, Кл. Цеткин, Социалистик, Ленина, Пушкин, Китапханә урамнары халкы утсыз калды. Әмма “ГИП-Электро” җәмгыте хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә, сәгать сигезләрдән соң һәр йортта ут кабынды.

З. Насыйрова.
Читайте нас: