+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
30 гыйнвар 2019, 17:20

30 гыйнвар яңалыгы

Батырлык онытылмый

Үткән атнада районның барлык мәктәпләрендә дә Ленинградны камаудан азат итүгә багышланган батырлык дәресләре үткәрелде.

Батыр авыл мәдәният йортында тормыш кайный

Монда әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Шулай итеп, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узачак. Ә 1 февральдә мәдәният йорты сәхнәсендә Куергазы районының Зәк-Ишмәт авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясаячак.

Беренче сыйныфка укырга килегез

1 февральдән район мәктәпләрендә 1 сыйныфка укырга алу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Беренче сыйныфка 1 сентябрьгә алты яшь ярымлык, сәламәтлекләре ягыннан кире күрсәткечләр булмаган, сигез яшьтән артмаган балалар кабул ителә.

Бозлавык вакытында хәвефсезлек чаралары күрәләр

Бүген юлларда бозлавык. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында, юл ремонтлау-төзү идарәсе техникасы райондагы юлларга ком сибә.

А. МАРАТОВА.
Читайте нас: